Мамадыш районында бер килограммлы бәрәңгеләр үскән: 25 чиләк утыртып, 310 чиләк уңыш алганнар

Мамадыш районының Түбән Ушма авылын бер килограммлы бәрәңгеләр үскән.

Мамадыш районының Югары Ушма авылында гомер итүче Шамаровларда быел бәрәңге ишелеп уңган. Алар бер төптән 1 килограммлы 5-6 бәрәңге алган.

– Ел саен уңышыбыз мул була. Атап бәрәңге орлыгы алганыбыз да юк. Бервакыт Кукмара, Сабада яшәүче туганнардан утыртып карар өчен дип бәрәңгеләр алып кайткан идек, — ди хуҗабикә Фирүзә ханым. – Бәрәңгене аерым тәрбияләмибез. Кеше белән бергә утыртабыз, ике тапкыр чүбен утыйбыз, ике кат төбен йомшартабыз да, өеп куябыз. Аннары алабыз инде. Безнең күрше тирәләрдә дә бәрәңге бик эре. Бакча артында инешебез бар. Әллә шуның ярдәме инде. Су сибеп йөргәнебез юк бит.

Шамаровлар 10 сутый җиргә 25 чиләк бәрәңге утырткан. Шуннан 300 чиләк эре бәрәңге, 10 чиләк вагын алганнар.

– Бәрәңгене рәхәтләнеп ашыйбыз. Үзебезгә дә, туганнарга да җитә. Тавыкларга да пешереп бирәм, — ди Фирүзә. – Бәрәңгебез бик тәмле, уалучан була. Череми дә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү