Татарстанда коронавирустан вакцина ясамый гына ялган белешмә бирүче 3 кешенең эзенә төшкәннәр

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Апас районындагы хезмәттәшләре белән берлектә вацина ясау турында ялган белешмә бирүчеләрнең эзенә төшкәннәр.

Бер медицина учреждениесенең өч хезмәткәре прививканы ясап тормый гына коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату турында белешмә бирүне җайга салган булганнар. Алар эшләрен «чиста» итеп башкарганнар: вакцинация турында мәгълүматларны дәүләт реестрына һәм башка рәсми документларга теркәп барганнар.

Хәзер «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр, бланклар ясау яки әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Медицина хезмәткәрләренә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү