Сайлаучыга үзенә туры килә торган партия һәм кандидатны сайларга ярдәм итә торган сервис эшли башлады

17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Бюллетеньнәрдә 14 сәяси партия һәм республиканың 6 бермандатлы округы буенча 53 кандидат булачак. Политмаркет.рф сервисы сәяси карашларны билгели торган тест узарга мөмкинлек бирә. Тест нәтиҗәләре буенча кешенең шәхси позициясенә кемнәр туры килүен белергә мөмкин. Проектның максаты — татарстанлыларга кандидатларны һәм партияләрне ачыкларга ярдәм итү,  сайлау буенча юнәлеш бирү.

Тестны узу өчен, адресыңны күрсәтеп, 20 сорауга җавап бирергә кирәк ( «әйе» һәм «юк»дип җавап бүрүдән гыйбарәт). Тестта бер җенесле никахлар, чүп-чарны мәҗбүри җыюны кертү, Россиянең тышкы сәясәте һ. б. мәсьәләләр бар.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча сервис кулланучының җавапларын анализлый, аның өчен мөһим кыйммәтләрне ачыклый һәм шуның нигезендә программа кулланучы карашына туры килә торган партияне тәкъдим итә.

Политмаркет.рфта сайлауда катнашу өчен теркәлгән барлык кандидатлар һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашу өчен исемлекләрне күрсәткән барлык партияләр дә тәкъдим ителә. Сайлаучылар теләсә кайсы кандидатның шәхси сәхифәсенә кереп аның турында мәгълүматны өйрәнә, партия программалары белән таныша алачак.


Фикер өстәү