Татарстанда 16 балалар бакчасы төзеләчәк

Быел Татарстанда «Демография»,  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары буенча 16 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерде.

Аның әйтүенчә, әлеге максатка федераль бюджеттан 2 миллиард сум акча бирелгән. Республика үзеннән тагын 1,8 миллиард сум җибәрә. Депутат сүзләренә караганда, федераль үзәкнең төбәкләргә моңарчы беркайчан да шундый зур күләмдә матди ярдәм күрсәткәне булмаган. «Алга таба да шулай булачагын ышандырып әйтәм, чөнки төбәкләргә барлык балаларны урнаштыру бурычы тора. Беренче чиратта, ярдәм яшь ярымнан өч яшькә кадәрге сабыйларны ясле белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 3–7 яшьлекләр буенча бу бурычны асылда хәл иттек инде. Нәрсәләрнедер эшләп кенә бетерәсе калды», – диде депутат.

Республикада мәктәпләр саны да арта. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдергәнчә, бер ел эчендә 9 яңа мәктәп төзелгән. Шуларның өчтән бер өлеше – федераль бюджет хисабына. «Быел «Мәгариф» илкүләм проекты буенча үзәктән җибәрелгән акчага 3 мәктәп файдалануга тапшырылды. Моңа өстәп, республика казнасы хисабына тагын 6 мәктәп төзелде. Бер уку елы өчен  гаять зур сан бу», – диде ул.


Фикер өстәү