Әниемне яшәтәсе иде: Җырчы Анзор Нәбиуллин гаиләсенә ярдәм кирәк

Анзорның әнисе Люция Нәбиуллина быелның гыйнварында авырып китә. Баштан кинәт ябыга, аннары инде ашаудан кала.

– Әнием гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләде. Концертлар, күп кенә мәдәни чараларны оештыруда катнашты. Хәзер инде лаеклы ялда. Әмма тыныч кына яши алмады. Аны мәкерле авыру аяктан екты, – ди Анзор. – Әнине табибларга күрсәткәч, алар анда 4 стадиядәге ашказаны яман чирен таптылар. Февраль аенда республика онкология диспансерында дәвалана башладык. Күп кенә химия курслары үтте. Аннан соң аның хәлләре яхшырып китте. Әмма химия һәм нурланыш үзенекен итте. Әнинең иммун системасына зур зыян килде. Ул хәзер дару белән генә яши. Башкача мөмкин түгел.

Люция ханымга кирәкле даруның 60 мең тора. Ул уколны ай саен кадарга кирәк. Башта җырчы егет әнисен дәвалар өчен үзе акча таба. Әнисе авыргач, күп кенә чакырган җирләргә бармыйча кала икән. Табиблар ковидтан сакланырга кушкан. Әмма Анзор тик утыра алмый. Яшәгән фатирларына түләргә кирәк. Әлегә кадәр ул ничек тә әнисен яшәтер өчен тырышкан. Акчалар юнәтә алган. Инстаграмда язылучылар да егеткә ярдәм кулы сузган. Акчалар була да, бетә. Ә дару көндә кирәк! Шуңа да Анзор мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтә. “Әниемне яшәтәсе иде”, – ди ул.

Анзор Нәбиуллинның Саклык банкы картасы 89870674228 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү