Балага да, баладан да сорыйлар: алиментка бәйле сорауларга җавап

Суд приставларының федераль хезмәте статистикасына күз салсаң, Россиядә алимент бурычы 156 млрд сумны тәшкил итә. Алимент акчасына 3,2 млн бала өметләнә. Тик барысына да эләкми. Тиешле акчаны ничек алырга? Алимент түләттерү өчен нишләргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга җавапны хокук белгече Ләйсән ХАЛИКОВА белән эзләдек.

Алимент нинди керемнәрдән исәпләнә? Кайсы керемнәрдән алимент тотып калып булмый?

Рәсми керем – хезмәт хакы, гонорар, премия, стипендия һәм башкасы, акция, дивиденд керемнәреннән алимент тотып калырга мөмкин. Ана капиталы, дәүләт түләүләреннән, якыннарын җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алган кешеләргә бирелә торган дәүләт пособиесеннән, ниндидер компенсацияләрдән алимент түләтеп булмый. Дөресен әйткәндә, бу исемлек шактый озын. Әмма төп керемнәр – шушы.

Алимент суммасының билгеле бер минимумы бармы? Булса, ничә сум?

Минимумга килгәндә, түләтү суммасы ике төрле була ала. Берсе – өлешчә. Ягъни хезмәт хакыннан бер өлеш тотып калына. Бер балага булса – 1/4, ике балага – 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балага – хезмәт хакының йә башка керем чыганагының яртысы тотып калына. Икенче төр – билгеле бер күләмдә акчалата сумма (алименты в твердой денежной сумме. – Ред.) Ул яшәү минимумы суммасына бәйле. Алимент әнә шул суммадан алына. Алимент түләттерергә җыенган зат судта балага бер айга күпме акча тотылуы, аңа бәйле барлык чыгымнарны күрсәтергә тиеш. Чыгымнар шушы яшәү минимумыннан артып китсә, алиментны да артыграк түләттерергә мөмкиннәр. Беренче төр буенча алиментны рәсми төстә хезмәт хакы булганнар түли. Әгәр кешенең айлык керемен билгеләп булмый икән (әйтик, ул таксида эшли, хезмәт хакы гел төрле, кайчан – 50, кайчан – 100 мең сум, ди), икенче ысулдан файдаланырга мөмкин.

Алиментны атаана гына түгел, ә атаанасына бала да түләргә мөмкин, дигәнне ишеткән бар. Бу дөресме?

Канун буенча, балигъ булган, эшкә яраклы балалар эшкә сәләтсез булган ата-анасын тәрбияләп, тәэмин итеп торырга тиеш. Исемлеккә кемнәр керә? Бу – физик мөмкинлекләре чикле ата-аналар, 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар. Законда мондый төр алимент түләтү буенча билгеле бер шартлар каралган. Нинди очракта бала ата-анасын тәэмин итәргә тиеш? Беренче чиратта, әйткәнебезчә, әгәр дә бала 18 яшькә җиткән һәм эшкә яраклы булып саналса. Икенчедән, әгәр дә баланың матди хәле, дөрестән дә, ата-анасына ярдәм итәрлек дәрәҗәдә булса. Өченчедән, ата-ана чынлап та акчага мохтаҗ булуын исбатлаган очракта алимент түләтү мөмкин. Әйтик, ата-ананың кереме минималь хезмәт хакы күләменнән дә азрак булып саналса. Дүртенчедән, ата-ана баланы тәрбияләмәгән, тәэмин итмәгән дигән ниндидер документ, дәлилләр булмаса. Күп очракта бу гаиләсе таркалган затларга бәйле.

Алимент түләмәскә мөмкин очраклар бармы?

Түләмичә торырга мөмкин, әмма ул билгеле бер нәтиҗәләргә китерәчәк бит. Әйтик, озак вакыт түләмәгән өчен «неустойка», штраф түләтүләре ихтимал. Әҗәт 10 мең сумнан артса, машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин. Бурыч җыелса, чит илгә чыгып булмаячак, хезмәт хакын тотып калулары ихтимал. Моңа өстәп, ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре дә бар. Мәсәлән, суд мондый карар чыгара һәм ата кеше әлеге хокуктан колак кага икән, ул вакытта картлык көнендә ул баласыннан ниндидер ярдәмгә өмет итә алмаячак. Ләкин, мәхрүм ителгән булуга карамастан, алимент түләргә тиеш булып кала.

Алимент түләттерү өчен эшне нидән башларга? Нинди документлар җыярга?

Гариза тапшыруның берничә юлы бар. Йә башкару кәгазе (суд карары нигезендә үтәлү өчен бирелә торган документ, «исполнительный лист». – Ред.) ярдәмендә, йә үзара килешү, йә суд боерыгы нигезендә алимент түләттерү мөмкин. Соңгысы очрагында гаризаны судка тапшырабыз. 5 көннән кулда документ булачак. Әйтик, ата кеше алимент түләүгә каршы килсә, тарткалашса, аны да судка бирергә, анда исә үз мәнфәгатьләреңне якларга кирәк булачак. Хөкем карары чыгып, үз көченә кергәч, кулга башкару кәгазе тапшырыла, шуның нигезендә суд приставларына мөрәҗәгать итәргә була.

Документларга килгәндә, бу – стандарт исемлек. Гаилә кору турында, аерылышу турында, бала туу турында таныклыклар кирәк булачак. Шулай ук керемнең аз булуын дәлилләр өчен керем күләме турында белешмә алу зарур. Балага киткән чыгымнар турында белешмә дә кирәк.

Алиментны ират кына түлиме?

Юк, хатын-кыз да түли ала. Аерылган очракта, бала атасы белән калса, ул анасыннан алимент сорарга хокуклы.

 Атаанасы түли алмаган очракта, алиментны әбибабайдан түләттереп буламы?

Әби-бабайдан алимент соратырга мөмкин. Моның да берничә шарты бар. Әйтик, әти кеше суд аша эшкә яраксыз дип табылган ди. Яисә аның даими керем чыганагы юк һәм ул әти-әнисе тәрбиясендә яши (иждивенец. – Ред.). Тагын әти кеше качып йөрсә (розыск. – Ред.), баласына алимент түләүдән баш тарткан очракларда әби-бабайдан акча түләттерергә мөмкин.

 Алимент суммасын киметеп буламы?

Алимент түләүче ниндидер имгәнү алса, инвалид булып саналса, гаиләсен тәэмин итәрлек дәрәҗәдә акчасы булмаса, алимент хакын киметеп була. Шулай ук бала 16 яшьтән акча эшли башлаган очракта да суд аша сумманы киметергә мөмкин. Ир кешенең башка гаиләсендә баласы туган очракта да азрак түләү мөмкинлеге бар. Тормышында чыгымнар күп булып, судка исбат итә алган очракта да, алимент суммасын киметергә ярый.

САН

  • Республикада алимент буенча әҗәте булган 19900 кеше бар.
  • Татарстанда ел башыннан суд приставлары 236 млн сумнан артык алимент әҗәтен түләткән. Бу узган елгы күрсәткечтән 116 млн сумга күбрәк. Алимент түләмәгән өчен 12 меңнән артык кеше чит илгә чыгу хокукыннан колак каккан. 2 меңнән артык бурычлы транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
  • Суд приставлары ел башыннан алимент түләмәгән өчен 1,4 мең берәмлек милеккә арест салган.
  • 554 җинаять эше кузгатылган, аларның 547се балаларга яки хезмәткә сәләтсез ата-аналарга алимент түләмәү белән бәйле.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында алырга мөмкин: r16.fssprus.ru

Электрон почта адресы: mail@r16.fssprus.ru

Белешмә өчен телефон: 8 (843) 221–38–57

 

 Чулпан Гарифуллина әзерләде

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү