«Республика халкы экологиягә карата игьтибарлы»: «Изумруд» күлендә өмә узды

Бүген Россия күләмендә экологик өмә уза. Татарстанның барлык районнарында да сулыкларны чистарту өмәсенә кушылдылар. Әлеге эшләр «Экология»илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

— Май аеннан бүгенгә кадәр Татарстанда 6 мең километрдан артык яр буйлары чүптән арындырылды. Өмәләрдә 219 мең кеше катнашты, 30 мең куб метр чүп-чар җыелды,- ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Күлне чистартуда экология хәрәкәте активистлары,студентлар,мәктәп укучылары катнаша. Бүген биредә чүп кенә җыеп калмыйлар,командаларга бүленеп интерактив уенда да катнашалар. Чүпләр аерым җыела. Аларны исә төбәк операторлары алып та китә.

Министр өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

— Соңгы елларда республика халкы экологиягә карата игьтибарлы, яшьләр исә аеруча табигать сагында тора, — ди министр.

Экологлар өмәләрдә катнашучылар саны буенча узган ел Россия күләмендә 3 урын алган. Министр быел 1урынны алырга өметләнә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү