«Без авыл башлыгы белән гел аңлаша алмыйбыз»: Түбән Тәкермән халкын су мәсьәләсе борчый

Өч көн элек Минзәләдән шалтыраталар. Шалтыратучы үзен Түбән Тәкермән авылыннан Хәким Сәхәбиев дип таныштырды. Борчуы бар: насосны сүндерү җайланмасы төгәл эшләмәгәнлектән, авылларындагы башнядан су агып ята икән.

– Без бу хакта кая гына әйтмәдек инде. Тик суны туктатмыйлар, – ди Хәким абый. – Иң беренче тапкыр 31 гыйнвар көнне агып ятканын күргән идем. Җәйге челләдә туктап торды да июль ахырыннан тагын ага башлады. Авыл җирлеге башлыгы белән дә уртак тел табып булмый. Аңа җитәкчеләргә генә күренә торган эшләр якынрак. Халыкның гозерен тыңламагач, район җыелышларында чыгыш ясап йөрүче бер вәкил генә дип саныйбыз без аны.

Ул пенсиягә чыккач, кире туган авылына күченеп кайткан. Кире кайткач, шактый эшләр башкардым, ди. Әйтүенчә, зиратны артык агачлардан, үсентеләрдән арындырдыру, мәчеткә су һәм газ кертү, тәрәзәләрне яңарту, су торбаларын алыштыру кебек эшләр башкарылган. «Бу хезмәтемне авыл җирлеге башлыгы белми дә калды дияргә була. Без  аның белән гел аңлаша алмыйбыз», – ди ул.

– Ике ел элек безнең урамда халыкка су килми башлаган иде. Җирлек башлыгы суүткәргеч челтәрләр безнең баланста түгел дип кенә җавап бирде. Үзара салым акчасы да халыкка иң кирәк әйбер өчен – су өчен тотылырга тиеш ул, – дигән фикердә шалтыратучы. –  «Реконструкция моста» дип әллә ниләр уйлап чыгарганчы, 80 яшьлек  әбинең чәй куярга сусыз утыруын, күршегә кереп су алуын уйларга кирәк. Авыл башлыгына, экспертлар чакыртып, су юлын эзләтик, дип тә әйткән идем. Тик ул аны кирәк тапмады.

Хәким Сәхәбиев сөйләгәннәргә ачыклык кертү өчен без Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова белән элемтәгә кердек. Түбән Тәкермән авылы шул җирлеккә карый. Башлык проблема барлыгын инкарь итмәде, ул сорау хәл ителгән икән инде.

–  Дөрестән дә, башнябыз агып ята иде. Бер яктан, аның тулып агуы суның башка җиргә китмәгәнен күрсәтү өчен дә кирәк иде. Кичә төзәттек, хәзер акмый, – диде ул.

Алия Шәрипова авылдан бары тик биш елга, институтта укыганда гына китеп торган. Укып бетерүгә кире кайткан. 1994 елдан – авыл советында сәркатип, 2015 елдан җитәкче булып эшли. «Яшьтәшләрем шәһәрне сайлаганда, мин авылымны сайладым. Туган авылымны бик яратам», – ди.

Авыл җирлеге башлыгы үзләре башкарган эшләр турында да сөйләде. Ә алар шактый. Илкүләм проектларда актив катнашалар. Узган ел федераль программа буенча ике авыл арасына 1,7 чакрым асфальт юл төзегәннәр. Тик яткан авыл хуҗалыгы җирләрен 58 кишәрлек итеп ясап, шул урында йортлар сала башлаганнар. Быел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы ярдәме белән мәктәпләрен капиталь төзекләндергәннәр.

– Башкарылган эшләр күп инде ул, – ди Алия Шәрипова. – ФАПлы да булдык, ветеринария пункты да төзеделәр, утлар кертелде, чишмәләр төзелде. Әле мин төрле россиякүләм бәйгеләрдә дә катнашырга тырышам. Барысы да авылыбыз өчен дип эшләнә. Узган ел «РИТЭК» компаниясе оештырган бәйгедә катнашып, грант оттык. Ул акчага Түбән Тәкермәндә балалар мәйданчыгы ясадык. Бездә халык бик тырыш. Ярышып эшләү гадәте бар.  «Иң төзек йорт», «Иң матур бакча» дигән бәйгеләр уздырабыз. Кыш көннәрендә дә иң матур итеп бизәлгән йортларны бүләклибез. Болай тормышыбыз зарланырлык түгел дә бит инде…

Ике авылга 570 хуҗалык бар. Анда яшәүчеләр саны 1 меңнән артып китә. Кайтып-китеп йөрүчеләр 100гә җитә икән.

– Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый инде. Алар яратмый дип тормыйм, кайткан кешеләрне бик якын итәм. Безнең эштә дә авыр вакытлар була. Әмма эшемне күреп, яратып торучы авылдашларым мине кабат үсендереп җибәрә, – ди ул. –  Безнең авылга Чаллыдан көненә 6 тапкыр автобус йөреп тора. Кемдер кайта, кемдер китә. Ул кешеләрне бер йодрыкка җыю җиңел түгел. Бергәләп, дус-тату  яшәүгә ни җитә?! Хәким абыйның эшләгән эшләре дә исәптә. Бер көнлек дөньяда ачуланышып, гаеп эзләп яшәмәсәк иде.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү