«Без бит тиктомалга кисәтмибез»: Республикада кош гриппы таралу куркынычы бар

Республикада кош гриппы таралу куркынычы бар. Көзен, кошлар җылы якка киткәндә, бу куркыныч тагын да арта. Шуңа да үсеп өлгергән йорт кошларын вакытында сую кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстан  Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин кисәтте.

– Татарстанда 18 миллионга якын кош исәпләнә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында кош гриппыннан саклану дәрәҗәсе түбән. Аларның кошлары өйдә генә тормый, төрле сулыкларга төшә. Көзен кыргый су кошлары җылы якларга киткәндә ял итәргә сулыкларга туктый. Шулай итеп бер-берсеннән авыру йоктыралар, – ди ул. – Әгәр хуҗалыкта кошлар авырый башлый икән, аны үз белдегең белән дәваларга ярамый. Алайса бездә күпләп кош тотучылар да, шәхси хуҗалыклар да кошларны ишеткәннәре буенча дәвалый башлый. Шулай итеп 20 көн узып китәргә дә мөмкин. Ә кош гриппы вакытында нәкъ шушы чорда  инде ул зарарланып өлгерергә мөмкин. Әгәр кошлар үлә башлый икән, кичекмәстән ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Габделхак Мотыйгуллин йорт кошларын ябып торырга куша. Былтыр нәкъ менә көз көне Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа районнарында инфекция теркәлгән булган.  Россиядә  ел башыннан кош гриппы очраклары теркәлгән 15 торак пункт билгеле. Болар –  Әстерхан, Төмән, Ростов, Чиләбе өлкәләре, Краснодар крае, Дагыстан Республикасы. Сентябрь башында Чиләбе өлкәсендә кош гриппы ачыкланган очраклар булган.

Урынбасар шуңа да, читтән кош сатып алганда, аеруча сак булырга куша. Республикага кош кертү ветеринарлар рөхсәтеннән башка  эшләнергә тиеш түгел, ди ул.

– Хәзер бит бар да электрон рәвештә башкарыла. Казанга килеп тә йөрисе юк. Документ килә, бер атна эчендә бар вазгыятьне тикшереп, рөхсәт кәгазе бирәбез, – ди урынбасар.

Габделхак Мотыйгуллин, кош гриппы вакытында аларны яндырып кына котылып була, ди. Сүз уңаеннан, журналистлар аннан күпләп күркәләр үстерүче, кош гриппыннан зыян күргән Мадьяров хуҗалыгы хакында да сорашты. Аларның хуҗалыгы әкренләп аякка басып килә икән. Инде күркәләрнең баш саннары да тиешле дәрәҗәгә җиткән.

– Без бит тиктомалга кисәтмибез. Аларда кайбер санитар таләпләр үтәлми иде. Бу очрактан соң алар  таләпләрне генә үтәп калмадылар, аны катгыйландырдылар да, – ди Габделхак Мотыйгуллин. –  Кошлар иминиятләштерелмәгән икән, дәүләттән ярдәм өмет итеп булмый. Шуңа да барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. 4 сентябрьдән кыргый кошларга ау ачылды.  Атылган кошларны ветеринария лабораториясендә тикшереп карадык.  Шунысы сөенечле: нәтиҗәләр кош гриппын күрсәтмәде.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сүзләренә караганда, республикага кош гриппы белән беррәттән «Африка чумасы» куркынычы да яный.

– Узган ел Яңа Чишмә районындагы  ау хуҗалыгында килеп чыккан авыру аркасында, бу райондагы шәхси хуҗалыкта  24 баш дуңгызга зыян килде. Быел  «Африка чумасы» таралуның  Россиядә 8 очрагы билгеле инде. Безгә дә килмәс, дип әйтеп булмый, – ди ул.

Габделхак Мотыйгуллин исә, дуңгыз авыру эләктерә икән, аны дәвалап булмый, ул йә үлә, үлми икән, анда вирус кала, ди.

– Шуңа да дуңгызлары булган кешеләр аларны урманнарга чыгармасын иде.  Чир хуҗалыктагы дуңгызлардан да, кыргый кабаннардан да күчә. Республикада 500 меңгә якын дуңгыз бар. Аларны саклар өчен бөтен шартлар үтәлергә тиеш. Безнең бурыч – кабаннарны киметү. Алар бик тиз үрчи. Узган  ел 4300 кабан атылды. 1 меңнән артыгын калдырдык. Татарстан өчен шуның кадәр кабан җитә. Әмма бу саннар ел башында исәпкә алынды. Хәзер алар тагын артып киткәндер. Ау башланды инде, саны кимер дип көтәбез.

Габделхак Мотыйгуллин халыкны борчыган сорауга да җавап бирде. «Африка чумасы» кешегә күчәме?

– Аннан куркырга кирәкми. Авыру кешегә күчми, – диде ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү