Татарстанда 22 сентябрьгә кадәр барлык объектларда да җылылык бирелер дип көтелә

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта бүген ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнү стадиясендә булуын әйтте. 

«Һава торышы кисәк җылыту, я суыту сәбәпле, җылылык җибәргәндә, төрле каршылыклы сораулар килеп чыга. Кемгәдер эссе, кемгәдер салкын… Җылылык бирү температура графигы буенча 22 сентябрьгә булыр дип фаразлана. Норматив буенча, биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбән булу шарт», — диде ул.

Быел республикада җылылык бирү 6 сентябрьдә башланган. 26 районда ягып җылыту сезонын башлаганнар. «Торак фондны мониторинглау» системасына кертелгән мәгълүматлар буенча, бүгенгә республикада 3261 котельный әзерләнгән. Питрәчтә — бер, Казанда алты котельный әле әзер түгел.


Фикер өстәү