Кайсы җиңәр: төп ставкамы, инфляцияме?

Үткән атнада Россиянең Үзәк банкы көтелгән маневр ясады: төп ставканы 6,75 процентка кадәр күтәрде. Илдә бәяләр күтәрелеп, кәгазь акча очсызланганда, Үзәк банк һәрвакыт үзенекен итә. Без бу хакта язган идек инде. Банкирларның процентларны югарыга күтәрүе – быел инде бишенче тапкыр. Һәм соңгысы да булмас, мөгаен. Финанс хакимиятләре үзләре болай дип аңлаталар: Россиянең икътисады пандемиягә кадәрге чор югарылыгына яңадан күтәрелде һәм үсеш траекториясенә басты. Бу товарларга ихтыяҗның үсүенә китерә, ихтыяҗ җитештерү мөмкинлекләрен узып китә. Нәтиҗәдә инфляциянең озак сроклы үсеше барлыкка килә. Инфляциянең үсешен көткән халык товар алып калырга ашыга. Финанс түрәләренә ышансаң, хәзерге вакытта еллык инфляция дәрәҗәсе 6,5–6,74 процент тирәсе икән. Төп ставка инфляцияне узып киткәч, халык акчаны тотасы урынга, банк депозитларына илтә. Ихтыяҗ кимеп, инфляция түбәнгә тәгәри. Менә шундый мантыйкка таянып, Үзәк банк үсешнең база сценариен яза. Менә хәзерге база сценарие буенча инфляция быелның дүртенче кварталында акрынаеп, 2022 елда 4–4,5 процентка кадәр түбәнәергә тиеш.

Үзәк банк тагын бер нәрсәне искәртә: илдә эшче көчләргә ихтыяҗ зур. Эшсезлек дәрәҗәсе – тарихи минимумда, ә вакансияләр саны – тарихи максимумда. Гади телгә күчереп әйтсәк, эшләргә кеше җитми, дефицит күзәтелә. Дефицит булганда, бәяләр (бу очракта хезмәт хаклары) күтәрелә. Хезмәт хакының үсүе товар бәяләренең үсүенә китерә. Финансчылар әйтеп кенә бетермиләр: төп ставканы күтәргәч, җитештерү тормозга баса. Монысы автомат рәвештә эшче кулларның кытлыгын киметергә тиеш. Бик гади схема инде бу, әмма икътисадта барысы да катлаулырак. Кешеләр бәя үсә дип ышаналар икән, сатып алуны теләсә нинди юл белән арттырырга тырышалар. Хәзерге икътисад моделендә моның бер генә юлы бар – кредит алу. Банклар кредит өләшергә ашыкынып торганда, алучылар табылачак. Процент ставкасын күтәреп, Үзәк банк менә шул кулланучылар кредиты үсешен туктатмакчы була да инде. Акчаны зуррак процент белән бирсәләр, бик аласы килмәскә тиеш бит инде. Түләреңне уйласаң. Әмма хәзер җәмгыятьтә процентка яшәү чиргә әйләнде. Бирсәләр, адәм балалары процент белән исәпләшеп тормый. Нәтиҗәдә бурычны кайтара алмаучылар саны артып, кайчан да булса, зур кризиска китерәчәк.

Җитештерү тармагының да кредитлар хисабына гына яшәвен искә алсак, зур процент товарның үзкыйммәтен үстерәчәк. Төп ставка күтәрелгәндә, җитештерү темплары кими. Бу котылгысыз. Бу тагын бәяләрнең күтәрелүенә китерә бит инде. Кулда акча юк дип тормый, бәя барыбер күтәрелә. Моны быелгы фуражлык ашлык мисалында күрергә була. Бәя ашлыкка ике тапкыр диярлек сикерде, крестьян кулында акча юк дип тормады. Менә шундый ук хәл икътисадның башка тармакларында күзәтелмәс дип кем әйтә ала? Димәк, төп ставканың күтәрелүе инфляциянең түбәнәюен гарантияләми. Бәяләр үсеше тукталсын өчен, товарларның үзкыйммәтен төшерергә һәм аларны көндәшлек шартларында күп итеп җитештерергә кирәк. Монысы Үзәк банк эшенә керми, шуңа күрә финанс олимпында төп ставканың күтәрелүе соңгысы түгел дип вәгъдә итәләр. Үзәк банкта төп ставка турында тагын 22 октябрьдә сөйләшәчәкләр. Белгечләр яңа күтәрелү булыр дип әйтә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://rg.ru/


Фикер өстәү