Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

15 сентябрьдә, Татарстанда һава шартларының кабат бозылуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин.

Җил уртача тизлектә исәчәк, әмма төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртергә мөмкин, ди синоптиклар.

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус (төбәкнең көнчыгышында — 15 градуска кадәр) булачак. Ә көндез һава температурасы +11..+16 градуска кадәр (Казанда — +11..+13 градус) күтәреләчәк. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында бигрәк тә җылы булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Төнлә терекөмеш баганасы +2 градус күрсәтәчәк, ә көндез +13 градус була.


Фикер өстәү