Кешбэклы җәй: балаларның яллары ничек узган һәм узачак?

Балаларның җәйге ялы буенча оештырылган «кайнар линия»гә 17 меңнән артык кеше шалтыраткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетында балаларның җәйге ялына багышланган утырышта хәбәр иттеләр. Бигрәк тә әти-әниләрне юлламаларга кешбэклар кайтару буенча сораулар кызыксындырган. Киләсе елда лагерьларда авыру балалар әти-әниләре белән бергәләп ял итәргә мөмкин.

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков әйтүенчә, лагерьларда барлыгы 156 мең бала ял иткән. Моның өчен 1,6 млрд сум чамасы акча тотылган. Шуның 1,3 млрд сумы республика бюджетыннан сарыф ителгән.

– Быелгы җәй гади генә булмады, узган елгы чикләүләр сакланды. Шуңа да карамастан, ял кампаниясе начар узмады. Барлык балалар да исән-сау өйләренә кайтты,  – диде ул.

Билгеле булганча, 25 майдан илдә балалар лагерьларына сатып алынган юлламалар буенча кешбэк программасы эшли башлады. Шуның нигезендә әти-әниләр юллама бәясенең яртысын кире кайтара алды. Республикада 30 мең кешенең «Мир» картасына әлеге акча кире кайткан. Шулай итеп, районнарда 21 көн ял итү кемгәдер – 3–4 мең, Кара диңгез буйларында күңел ачу нибары 15–20 мең сумга төшкән.

– Тик мондый мөмкинлектән юлламаны 25 майга кадәр сатып алучылар гына файдалана алды. Шуңа күрә күпчелек әти-әниләр, нигә безгә юк, дип зарланып шалтыратты. Бу республикада яшәүче генә түгел, башка төбәкләрдәге әти-әниләрне дә борчыды. «25 майга кадәр», «25 майдан соң» дип ике өлешкә бүлү – гаделсезлек. Кешбэк кайтаруга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне Россия Мәгърифәт министрлыгына да җиткердек, – диде Ринат Садыйков.

СанПиН чикләүләре буенча лагерьлар балаларның 75 процентын гына кабул итте. Узган ел исә ярты лагерь буш иде. Бу уңайдан депутат Ринат Мөхәммәдиев, нәтиҗәдә күпме бала лагерьда ял итмичә калды, киләсе елда бу санны тутырырга кирәк, дип борчылды. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ике ел рәттән балаларның лагерьлардан сау-сәламәт кайтуын, барлык таләпләрнең үтәлүен исәпкә алып, киләсе елда санитар белгечләрдән мондый мөмкинлекне сорарга җыенуларын әйтте. Коронавирус афәте үтеп, вазгыять үзгәрер дип өметләнәбез, диде.

Җәй көне депутатлар лагерьларга барып, туклану тәртибе белән дә танышты. Ринат Садыйков белдергәнчә, әлеге очрашулар кайбер район җитәкчеләренең лагерьларга карашын үзгәрткән. «Моңа кадәр район башлыклары арасында лагерьларга борылып карамаучылар да бар иде. Депутатлар лагерьларга йөри башлауга аларның да игътибары артты», – диде ул.

Депутатларның лагерьларга барып йөрүе нәтиҗәсез узмаган. Туклануга, товар китерүче оешмалар эшенә бәйле гаделсезлекләр фаш ителгән. Депутатлар алга таба да туклану мәсьәләсен контрольдә тотарга җыена.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова авыру балаларның ялы турында да кызыксынды. Яңа төзелә һәм ремонтлана торган лагерьларда алар өчен шартлар тудырырга тәкъдим итте. Быел сәламәтлеге чикләнгән балаларның күбесе мәктәп яны лагерьларында ял иткән икән. Бу әти-әниләрнең балаларын еракка җибәрәсе килмәүгә дә бәйле. Депутатлар Мәгариф һәм Яшьләр эшләре министрлыклары вәкилләренә  авыру балаларны башка төр лагерьларга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская исә, балаларны әти-әниләре белән бергәләп ял иттерү мөмкинлеген карарга кирәк, диде. «Гади мәктәпләрдә авыру балаларның белем алуы гадәти күренешкә әйләнсә, лагерьларда да шулай булырга тиеш», – диде ул. Нижгар өлкәсендә әти-әниләрнең балалар белән бергә ял итү тәҗрибәсен дә искә төшерде. Ринат Садыйков киләсе елда профильле сменаларда 150 баланы әти-әниләре белән бергәләп ял иттерү мөмкинлеге каралачагын әйтте.

– Республика Президенты белән акча бүлү мәсьәләсен килештердек. Беренче тәҗрибә булачак бу. Хәзерге вакытта лагерьларда андый мөмкинлек каралмаган. Әгәр уңышлы килеп чыкса, аны башка лагерьларга да кертү ягын караячакбыз, – диде яшьләр эшләре министры урынбасары.

Сәрия Сабурская киләсе елда җәйге ял буенча хисап тотып кына калмыйча, министрлыкларның проблемаларны да күрсәтүен сорады. Бу анализ ел дәвамында кимчелекләрне бетерү, яңа бурычлар билгеләү өчен кирәк. Ринат Садыйков көзге каникулдан соң барлык кимчелекләрнең дә балаларның ялын оештыру буенча республика ведомствоара комиссиясенә җиткереләчәген әйтте.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү