Кызык булмаса, чакырып тормас идек

Рәшит Ваһапов фонды 18 нче концерт сезонын башлый. Быел ул нәрсәләр белән истә калыр, оештыручыларның нинди яңалыклары бар? Журналистлар белән очрашуда әнә шул турында сөйләделәр.

– Планнарыбыз зурдан. Яңа проектларыбыз да бар. Зур концертлар белән татарлар яшәгән чит төбәкләргә барачакбыз. Планда Оренбург, Мәскәү, Уфага сәфәрләр бар. Фестиваль чын мәгънәсендә үз максатына тугры булып кала. Чын татар моңы, татар җыры чит төбәкләрдә дә яңгыраячак, – диде проектның генераль продюсеры, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

II «Яңа татар җыры»на гаризалар кабул итү дәвам итә. Оештыручылар милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итәргә тели.

– Әлегә 70тән артык гариза килеп иреште. Узган ел барлыгы 347 килгән иде, быел да шуннан ким булмас дип уйлыйм. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: быел килгән җырларның сыйфаты күпкә югарырак, катнашучылар да җаваплырак карый, – диде Рифат Фәттахов.

Фонд җитәкчесе быел беренче тапкыр «Казанда Шәрык базары» халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты булачагын да әйтте. Ул 3 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Фестивальдә Россиянең барлык төрки республикалары катнашуы көтелә. Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия белән сөйләшүләр алып барыла.

– Бу – бик зур эш. Бөтен төрки эстраданы колачларга телибез. Бу әлегә конкурс түгел, бәйрәм форматы гына. Киләчәктә фестиваль кысасында төрки эстрада башкаручыларының конкурсын, аерым йолдызларның концертларын үткәрүне дә күздә тотабыз, – диде продюсер.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тә әлеге идеяне кызык дип тапкан. «Славян базары» бар бит. Нишләп алар җыелалар да, без җыелырга тиеш түгел?» – диде ул. Разил Вәлиев дәүләт фестивале дәрәҗәсендә пентатоника фестивале оештыруны да тәкъдим итте.

– Татарның җыры пентатоникага нигезләнгән. Кытай, Япония, Монголия кебек илләр белән безнең шулхәтле күп уртаклык бар. Бу тәкъдимне тормышка ашыра алсак, бик яхшы булыр иде, – диде ул.

Яңалыклар әле моның белән генә тәмамланмый. Шулай ук быел Ваһапов фестивале Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин белән берлектә «Йолдызлар сәламе» концертын уздыра. Әлеге проект 3 буын артистларын берләштерә. «Йолдызлар сәламе» концертында 20 ел элек Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар катнашса, быел анда Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Илсаф, Алсу Әбелханова, Илһам Вәлиев, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов һәм башка артистлар катнашачак.

«Кызык булмаса, чакырып та тормас идек», – ди Алмаз Хәмзин. Концерт 28 сентябрьдә Филармония концертлар залында узачак.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү