Бер ай көттек җиңүне: «Рубин» турнир таблицасының өске өлешенә күтәрелде

«Рубин»ның яңа уенчысы Андерс Дрейер беренче очрашуда ук берьюлы 3 туп кертте. Мондый хәлнең Казан командасы гына түгел, Россия премьер-лигасы тарихында да булганы юк иде. 4 очрашу рәттән җиңү тәмен татымаган «Рубин» үз кырында «Урал»ны отып, турнир таблицасының өске өлешенә күтәрелде.

Алдагы очрашуны «Рубин» 2 сентябрьдә «Краснодар»га каршы уздырып, 0:2 исәбе белән җиңелүгә дучар булган иде. Аңа кадәр исә «Крылья Советов» һәм «Химки» белән ничьяга уйнады. Ә август башында Польшаның «Ракув» командасына оттырып, Конференцияләр лигасыннан төшеп калды. Кыскасы, кәефләр шәптән булмады. Очко югалту белән бергә Казан командасының төп футболчылары да имгәнде. Хвича Кварацхелия һәм Джордже Деспотовичның «Рубин» өчен ни дәрәҗәдә мөһим уенчылар икәнен футболны көн саен күзәтеп бармаган тамашачы да чамалый.

Дүшәмбе кичендә узган очрашуны көткән тамашачы өчен төп хәбәр әнә шул ике футболчының кабат уен кырына әйләнеп кайтуы булды. Алар янәшәсенә тагын ике яңа футболчы өстәлгәч, аңлашыла инде, бер ай буе җиңү тәмен татымаган «Рубин»ның җиңәсенә беркем дә шикләнмәде. Җитмәсә, «Урал» турнир таблицасында соңгы урында бара, Екатеринбург уенчыларының быел әле бер мәртәбә дә җиңә алганнары юк. Әмма болай ук булыр дип беркем дә көтмәгәндер. Казан командасы исәпне очрашуның икенче минутында ачты. Кварацхелия типкән тупны команданың яңа уенчысы Андерс Дрейер «Урал» капкасына үкчәсе белән тибеп кертте. «Рубин»ның икенче голын да грузин уенчысы оештырды. Ул башлаган һөҗүм «Урал» сакчысының үз капкасына туп кертүе белән тәмамланды.

Шулай итеп, «Рубин» уенчылары әле матч башында ук очрашуның язмышын хәл итеп куйды. Ике гол белән канәгатьләнергә дә була, әмма Дрейер андый егет булып чыкмады. Башта ул – 80, аннары 90 нчы минутларда тагын ике  мәртәбә нәтиҗәгә иреште һәм бер уенда Казан командасының быел иң күп туп керткән футболчысына әверелде.

Даниянең «Мидтьюлланн» клубыннан сатып алынган 23 яшьлек уенчыны шунда ук Карлос Эдуардо белән чагыштыра башладылар. Бразилия егетен Казанга чакыру өчен 2010 елда, дөрес булса, 20 миллион евро түләгәннәр. Ул да «Рубин»дагы беренче очрашуында ике туп керткән иде, берсен исә хөкемдарлар санамады. Карлос Эдуардоны да күкләргә чөеп мактадылар, тик башта аның имгәнүдән башы чыкмады, аннары башкала клубындагы бетмәс-төкәнмәс үзгәрешләр эчендә эреп югалды. Хәер, Көньяк Америка футболчылары белән андый хәлләр еш була. Европадан килгән Андерс Дрейерның максаты исә тәҗрибә туплап кире шунда кайтып китү. «Рубин» җитәкчелеге дә яшь уенчыларны кыйммәткәрәк  сатып табыш алырга теләвен яшерми. Казанда хәзер акчаны яхшырак саныйлар.

Әлеге очрашу «Рубин» тарихына зур җиңүләр яуланган урын булып кереп калган Үзәк стадионда узды. Билгеле булганча, Казан клубы вәкилләре соңгы арада «Ак барс Арена»дагы уен кырының сыйфатыннан еш зарлана. Каршы якның да дәгъвалары бар. Инде уртак фикергә дә килделәр кебек, әмма яңа стадионда Россия җыелма командасы 8 октябрь көнне Словакиягә каршы уйнаячак. Шуңа күрә «Рубин»га Үзәк стадионга күченергә туры килде. Дөрес, команданың баш тренеры биредәге уен кырыннан да бик үк канәгать түгел. Әмма бу җиңәргә комачау итмәде. Ә киләсе атнада «Зенит»ка каршы узасы очрашу алдыннан яхшы кәеф кирәк.

Илнар Хөснуллин 


Фикер өстәү