Торак йортларга җылы киләсе атнада биреләчәк

Торак йортларга җылы 22 сентябрьдә бирелә башларга тиеш. Татарстанда 17470 күпфатирлы йортларның 17186сы, ягъни 98,4 проценты җылылык сезонына тулысынча әзер, паспорт алганнар. Бу хакта сишәмбе көнне Министрлар Кабинетында узган брифингта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

– Синоптиклар бүгеннән көннең кинәт бозылуын вәгъдә итә. Норматив буенча биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбән булса, җылы бирелергә тиеш. Әмма җылы көннәр дә булачак, диләр.  Һава торышының кинәт үзгәрүе халык арасында каршылыклы сораулар китереп чыгара. Кемгәдер эссе ошамый, кемдер, туңам, ди. Без гадәттә республикада ел саен сентябрь урталарында җылы бирә башлыйбыз. Быел да шулай булачак.  Татарстанның  26 районында 6 сентябрьдән җылы бирделәр инде. Социаль әһәмияткә ия булган оешмаларның күпчелегендә җылы бар. Әмма алар арасында да җылыту сезонына әзер булмаганнары очрый. Әлегә барысына да 20 сентябрьгә кадәр вакыт бирелде.  Җитешсезлекләрне бетергәч кенә идарәче оешма вәкилләренә акт һәм әзерлек паспорты тапшырыла. Шуннан соң йортларга да җылы бирелә, – диде ул.

Алексей Фролов аңлатканча, май аенда җылылык бирү тәмамлану белән идарәче оешмалар алдагы сезонга әзерләнә  башлый, инженер челтәрләре төзекләндерелә.

Журналистлар министр урынбасарыннан төзекләндерү, җылылык системаларын яңарту өчен нинди акча тотылганы белән дә кызыксынды. Министр урынбасары аңлатканча, бу эшләрнең күбесе илкүләм проектлар кысасында башкарыла икән.

– «Торак фондын мониторглау» системасына кертелгән мәгълүматлар буенча, бүгенгә 3261 котельный җылы бирергә әзер. Тагын алтысында тәмамланасы эшләр бар. Аның берсе – Питрәчтә, бишесе Казанда урнашкан. 17470 күпфатирлы торак йортының 17186сының  әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, – ди ул. – Үзәкләштерелгән система буенча өйләрен җылытучыларга сабыр итәргә кирәк. Әлеге системаны бер кушкач, кире сүндереп  булмый.  Кирәк икән – кушып, кирәкмәсә, туктатып тора алмыйсың. Җылы биргәч тә ризасызлыклар туа әле. Кемдер тәрәзә ачып урам җылыта башлый. Шуңа да хәзер күп кенә йортлар җылылыкны көйләү төймәләре белән тәэмин ителгән. Алар  үзләренә кирәк температураны көйли ала.

Күпләр моның белән риза түгел. Баксаң, алар әйтүенчә, ул төймәләрне көйләгәч, фатирларга җылы тигез бүленми икән. Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Асия Халитова әнә шулай ди.

– Олы кешегә гел җылы кирәк. Без җәен дә йон оекны салмыйбыз. Фатирыбыз кояшлы якка карамагач, җылы сирәк эләгә. Без алтынчы катта яшибез. Фатирыбыз почмакта урнашкан. Җылы безгә менеп тә җитми кебек. Идарәче оешмадагы кызлардан  сораган идем, җылылыкны көйләп куябыз, диләр.  Шуңа да быел фатирыбызны тышкы яктан тышлаттык. Кышын туңмабыз дип торабыз. Ә түләгәндә, җылылык өчен акча күп килә, – ди ул.

Акча дигәннән, быел 1 июльдә тарифларның артуын исәпкә алсак, җылылык тагын да кыйммәткә төшәчәк. Алексей Фролов та шундый фикердә.

– Хәзер бит  һәр йорт исәпләгеч аша түли. Күпме кулланасыз, шуңа карап акча түлисе. Шуңа да йортта яшәүчеләргә җылылыкны бергәләшеп сакларга киңәш итәм. Тәрәзәләрне җылытырга, ишекләрне ныгытырга кирәк, – ди ул.

Казанда күп кенә йортлар шәхси казан аша җылытыла. Җиңү проспектының 224 йортында гомер итүчеләрнең дә җылы «үз кулларында».

–   Шәхси казанның уңай якларын күрәбез. Бу йортка күченгәнгә 10 ел булды инде. Әмма безгә казан чыдамады. Узган ел алыштырдык. Алыштырмас идек, ул бик еш ватылды. Тагын шунысы бар: безгә хезмәт күрсәтүче оешма белән бер елга килешү төзеп, 3–4 мең сум акча түләргә кушалар. Ә ватыла калса, кирәк-яракны үзеңә аласы. Әнә шуңа күрә без  быел килешү төзеп тормадык, – ди Гөлназ Муллина.

Министр нәкъ менә Гөлназ кебекләргә,  газ колонкалары белән эш иткәндә аеруча сак булырга кирәк, ди.

– Җилләткеч һәм төтен йөри торган торбаларны карап торырга киңәш итәм. Әгәр берәр кимчелек күрсәгез, кичекмәстән белгеч чакыртыгыз. Гомумән, ул белгечләр фатирларга килеп, техник хезмәт күрсәтергә тиеш, – ди ул. – Борчылмаслык та түгел. Узган ел саксызлык аркасында газ колонкалары шартлау күзәтелде. Әгәр искергән, эшкә яраксыз икән, алыштырырга кирәк. Моның өчен газ колонкасына хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешү төзү мөһим.

 

САН

Республиканың 3335 мәгариф, 2012 сәламәтлек саклау, 1968 мәдәният, 242 спорт оешмасы,  171 социаль яклау объекты җылылык бирүгә әзер.

Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим, Чаллы, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары җылыту сезонына тулысынча әзер. Калган районнарда әле төгәллисе эшләр бар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: http://rpnews.ru/


Фикер өстәү