Гаилә ипотекасын алучылар саны ике тапкыр арткан

Гаилә ипотекасы бер балалы гаиләләргә дә бирелә башлаганнан соң, аңа ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Әлеге ипотека продуктына ихтыяҗ агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ике тапкырга арткан», –  дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин президент Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары һәм «Бердәм Россия» җитәкчелеге белән киңәшмәсендә.

Гаилә ипотекасы программасы 2018 елда гамәлгә керде. Моңа кадәр 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яки аннан соңгы бала туган очракта еллык ставкасы 6 процент булган ипотека алып була иде. Ә июльдән программадан беренче балалары туган гаиләләр дә файдалана ала.

Ташламалы кредитны 2023 елның 31 декабренә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Фаразлар буенча,  программаны озайту тагын 90 мең гаиләне тораклы итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Гаилә ипотекасын яңа төзелештә фатир сатып алу, шәхси йорт төзү, җир кишәрлеге сатып алу һәм беренчел базарда торак сатып алуга бирелгән кредитны рефинанслауга файдаланып була. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен максималь сумма 12 миллион сум тәшкил итә, калган төбәкләр өчен – 6 миллион сум. Беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен еллык ставка 5 процент тәшкил итә.


Фикер өстәү