Казан мәктәбендә атыш оештырган Галәвиевны Петербургка озатканнар

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев өстәмә экспертизалар үткәрү өчен Мәскәүдән Санкт-Петербургка озатылган, дип хәбәр итә Мәскәү иҗтимагый күзәтү комиссиясе җаваплы сәркатибе Алексей Мельников.

«Фаразлар буенча, Галявиевны Санкт-Петербургка экспертиза ясау өчен җибәргәннәр. Аны кайчан алып китүләрен төгәл генә әйтә алмыйм, әмма хәзер ул Мәскәүдә юк», — дигән Мельников.

Казанның 175нче гимназиясенең элеккеге укучысы Илназ Галиев 11 майда атыш оештырган иде. Анда тугыз кеше үлде, 23 кеше зыян күрде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү