Коронавирустан прививка ясатучылар арасындагы 500 җиңүче 100әр мең сум акча алачак

Бүген коронавирустан прививка ясаткан кешеләр арасында үткәрелгән лотереянең беренче 500 җиңүчесе билгеле булачак. Аларның һәркайсы 100 мең сум күләмендә акча алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр ителә.

Лотерея нәтиҗәләрен бонусзаздоровье.рф сайтына кереп, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан тикшерергә мөмкин. Мобиль кушымтада теркәлгән кешеләр push-хәбәр алачак.

Откан акча дәүләт хезмәтләренә беркетелгән «Мир» картасына автомат рәвештә күчереләчәк.

«Акча лотерея үткәрелгән көннән соң ярты ел эчендә түләнәчәк», — диелгән хәбәрдә.

Тагын 500 җиңүченең исеме 14 октябрьдә билгеле булачак.


Фикер өстәү