“Милләт җыены”на 500 кеше чакырылган

23-24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт Җыены”н үткәрә. Чарага Татарстаннан, Россиянең 67 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 500 кеше чакырулы.

–  Катнашучыларның географиясе бик киң — Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр. “Милләт Җыены”на килергә теләүчеләр саны да бик күп.  Тик коронавируска бәйле кертелгән чикләүләр булу сәбәпле, быел 500 кешене генә җыярга рөхсәт бирелде, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Данис Шакиров фикеренчә, “Милләт җыены”  киләсе елда конгрессның 30 еллыгы уңаеннан узачак Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена әзерлек тә булып тора.

Җыен программасы кысасында 23 сентябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы үтәчәк. Шулай ук бу көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җыен катнашучылары өчен “Татар кызы”, “Җәлил укулары”, “Татарча диктант” һәм “Әйдә ШаяРТ!” татар КВН лигасы кебек чараларны тәкъдим итү интерактив тамашасы да булачак. Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган,  алар режиссер Илдар Ягъфәровның Мансур Гыйләҗев әсәре буенча төшерелгән “Исәнмесез?” фильмын караячаклар.

24 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

                                                                                           Ләйсән САФИНА

 

 


Фикер өстәү