Бер ир полиция бүлекчәсенә бәреп кереп бомба шартлаткан

Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәрендә гадәттән тыш хәл булган. Төнлә коралланган ир-ат полиция бүлекчәсенә һөҗүм иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хәрби кием белән бронежилет кигән коралланган ир полиция бүлекчәсе каршысына «Нива» машинасында килеп туктаган һәм ут ачкан. Бинага кергәндә ул атуын дәвам иткән һәм ике шартлау оештырган.

Җирле Эчке эшләр министрлыгы хәбәрләре буенча бер хокук сакчысы яраланган, ә һөҗүм иткән ир качкан.


Фикер өстәү