Россиядә берничә яшелчәнең бәясе кимегән

7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә Россиядә яшелчә бәяләре уртача 0,7 процентка төшкән. Төгәлрәк әйткәдә, кишер белән кәбестә арзанайган.

Башка азык-төлек товарларына килгәндә — дөге, токмач һәм чәй бәясе дә кимегән. Бу хакта Статистик ведомство мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.

7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр Россия буенча уртача алганда, яшелчәгә бәяләр 0,7 процентка кимегән. Кишер – 2,6 процентка, алма – 2,2 процентка, суган – 0,99 процентка, кәбестә 0,84 процентка арзанайган.

Ә кыяр – 5,2 процентка, помидор – 3,9 процентка, бәрәңге – 0,6 процентка кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү