Пучы авылы фаҗигасы турында: Барысына да көнләшү гаепле

14 сентябрь көнне Актаныш районының Пучы авылына зур хәсрәт килә. 49 яшьлек Гүзәл Закированы очрашып йөргән 55 яшьлек сөйгәне үтерә.

– Бу – коточкыч хәл. Башка сыймаслык. Барысына да көнләшү һәм хәмер гаепле. Әлеге ирне тоткарлаганда ул исерек иде, — ди авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдинов. – Гүзәл ханым картлар йортында эшләде. Бик акыллы, тәртипле ханым иде. Ире белән күптән аерылган иделәр. Ялгызы ике кыз үстерде. Аңа кул күтәргән ир дә безнең авылныкы. Минзәләдә теш технигы булып эшләгән. Монда кайтып йөргән. Бик авыр хәсрәт. Гүзәл ханымның кызлары да үз тормышы белән Чаллыда яши. Аларга бигрәк авыр. Бер кызы әле бәби көтә. 19 сентябрьдә табарга тиеш икән. Аларның гаиләләренә сабырлык телим. Авылдашыбызның урын оҗмахта булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү