Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү кагыйдәләрен үзгәртергә җыеналар

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ел азагына кадәр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга һәм сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз аналар яки аталарга пособиеләр бирү кагыйдәләрен үзгәртергә ниятли. Бу хакта министрлыкның инстаграмдагы аккаунтында хәбәр ителә.

Ведомстводан искә төшереп үтелгәнчә, бу пособие мохтаҗлыкны төрле яклап бәяләүдән һәм “нульле керем” кагыйдәләреннән чыгып билгеләнә. Гаиләдәге кешеләрнең бөтен кереме – хезмәт хакы, стипендиясе, эшмәкәрлектән кереме, пенсиясе яки тормыштагы килеп чыккан объектив сәбәпләр аркасында кеременең булмавы исәпкә алына. Министрлык тәкъдиме йөклелек вакытында керемсез утыруның дәүләт ярдәменнән баш тартуга нигез булып тормаячагын күздә тота.

Министрлыктан аңлатып үтелгәнчә, кайвакыт акча җитмәү йөклелеккә бәйле. Биредә сүз, аерым алганда, булачак ананың йөклелекне авыр кичерүе һәм шул сәбәпле эшли алмавы турында бара.

“Хәзер кагыйдәләр үзгәрәчәк: йөклелек буенча учетка куелганнан алып бала тудыруга кадәрге чор хезмәт хакы алмауның объектив сәбәбе булып исәпләнеләчәк”, – диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү