Ак япанчалы карт / Ркаил Зәйдулла / Хикәя

Казан каласына якынлашканда, караңгы төшкән иде инде. Эт булып алҗыган Барбулсын кирмәнгә Кырым капкасыннан үтәргә уйлады. Ләкин капкага җиңел генә барып җитешле түгел иде: кирмән дивары каршында су тулы тирән ур, капка турысында асылмалы күпер; Барбулсынның борын төбендә аны күтәреп тә куйдылар.

Кирмәнгә керми калган кешеләр байтак иде: кыяфәттән күренеп тора – барысы да ярлы-ябагай, карасөяк. Вак-төяк белән сату итүче таҗиклар, юклы-барлы тауарларын җыеп, Кораиш бистәсендәге Кәрван-сарайга таба китеп барды. Барбулсын юлдан шактый читкә чыгып, чирәмгә кырын яткан сары йөзле, ак керфекле чирмеш янына барып чүмәште.

– Син дә керергә өлгермәдеңме? – диде ул, авылдан килгән самимилек белән.

– Кая? Кирмәнгәме? – дип гаҗәпләнде чирмеш. – Ни калган анда миңа?

– Нишләп монда ятасың?

– Нигә ятмаска? Монда якшы түгелме? Җылы, коры бит?

Барбулсын аның белән килеште: җылы иде, җәйге кичнең тымызыклыгы, тамырларга үтеп, канга талгынлык тарата; яңгырның да күптән яуганы юк, корылык булмагае. Гел сорау биреп сөйләшүче чирмеш күз ачып йомганчы кайдандыр бер бәйләм чабата чыгарды:

– Аласыңмы?

Барбулсын, юк дип, баш селкеде. Чирмеш, төкселәнеп, сораусыз гына әйтеп куйды:

– Йөриләр шунда… чабата кайтарып… – Чирмеш өчен Барбулсынның бер кызыгы да калмаган иде.

– Күперне иртәгә төшерерләр бит?

Чирмеш иренеп кенә башын күтәрде:

– Төшерсәләр ни… синең ише йолкышлар өчен төшерәләр мәллә?

– Ханны күрәсе бар иде, – диде Барбулсын.

Алар сүз алышкан арада чирәмлеккә җирләшкән саяк-сандырак гөр килеп көлеп җибәрде:

– Ха-ха-ха, ханны күрәсе килгән!

– Кичәгенәк хан сине сораштырды шул…

– Көтә-көтә көтек булган.

Күз инде бәйләнгән иде, юлда тояк тавышы ишетелде. Ике җайдак җан фәрманга кирмәнгә таба җилдерә. Тик асылмалы күпер каршында алар да туктап калды.

– Тоткаул! – дип кычкырды атчабарларның берсе.

Капка өстендәге мөрҗәлдә ут җемелдәп алды.

– Кем йөри анда төн ката?

– Хан хозурына! Кузычак огланнан.

Күпер төште, капка акрын гына ачылды. Кем өчендер бернинди киртә дә юк шул, тылсымлы сүз иясе генә булырга кирәк. Ә тылсымлы сүз кесәңдә акча чылтыраса яисә куеныңда кодрәтле ярлык булганда гына телгә куна. Җәй уртасы булса да, төн инде шактый салкын иде, куллары белән үзен күпме кочакласа да җылына алмады Барбулсын. Аның инде берничә көн ашаганы юк, арык тәндә җылы торамыни…

– Син, бала, кирмәнгә якын килә күрмә, – диде чирмеш, йокы аралаш. – Тоткаул, тотып, урга ыргытыр үзеңне. Йөзә беләсеңме?

– Мин – морза! – дип, Барбулсын кемлеген белдермәкче иде дә, тавышы бик мескен чыкты.

Кайсы киндер бөркәнгән, кайсы сидрәгән сырма ябынган әтрәк-әләмгә тагын көләргә сәбәп булды.

– Морза! Чабаталы!

– Шаян егет булып чыкты бу!

– Акчаң бармы? – дип сорады чирмеш. – Тоткаулга бер тәңкә төртсәң, кертеп җибәрер. Тик нишләрсең икән кирмәндә?

Аның сүзенә кушылучы булмады, Барбулсыннан да беркем җавап көтми иде. Күренеп тора бит болай да: аягыннан тотып селексәң дә, бу үсмердән бер тиен төшмәячәк. Аңа монда бердәнбер юл – хәер эстәү. Бәхете булса, бәлки, берәр мәрхәмәтле хуҗа ялчы итеп тә алырга мөмкин. Анысы да шикле, кирмәндә дә, утарларда да коллар җитәрлек, ялчыга мохтаҗлык юк, ә яугир булып яу чабарга моның әле буыны ныгымаган күренә. Инде барысы йоклап бетте, Барбулсын гына хәсрәт утында: нишләргә? Башны кая куярга? Ул бит монда беркемгә кирәк түгел, беркемгә дә! Югыйсә затлы нәселдән иде бит, яхшы ата-ананың бердәнбер улы иде. Бабасы Тимәш морзаны тирә-якта белмәгән, ишетмәгән кеше булды микән?

Бәхетле балачагы томанлы төш кебек кенә күз алдыннан узды аның. Яу кырында әтисе ятып калган көннән башланмадымы яман тәкъдир? Шулайдыр… Шомлы хәбәр яманны әйди, бәхетсезлек тагын афәт чакыра. Алар ялгызлыкны өнәми. Аларга өерелеп, өермә булып, сине бөтереп алырга, бөтенләй аяктан егарга кирәк.

Әтисе яу кырында калса да (ул инде сиңа гына килгән каза түгел!), аягүрә калып яшәрлекләре бар иде әле: бабасы һәмишә ат өстендә, әнисе тупырдап тора, сеңлесе Бисылу инде йөгереп йөри – кул арасына кереп килеше. Кардәш-ыру да ишәеп, Тимәш авылы шактый җәелеп утырган иде Идел ярында.

Җәйрәп яткан Идел күз алдына килеп, Барбулсынның йөрәге кысылгандай булды. Иде-ел… Ул көнне… Бабасы белән аудан кайтканда көн бәллүрдәй балкып, җиһан төрле төсләрдә коена иде, Барбулсынның күңеле дә мәтәлчек атарга иркенлек эзли иде. Урман авызына килеп чыккач ук, шундый иркенлеккә тиенде алар. Аста – гүяки кул сузымы гына якынлыкта – Иделкәй җәйрәп ята! Авылга да күп калмаган, әнә генә ул – Иделгә су эчәргә төшкәндәй йөгенми генә башын иеп торган Айгыртауның артында…

Һә-әәй! Барбулсын сискәнеп китте, һи, шул бабасы инде – Иделгә чыккач түзмәгәндер, күкрәк төбеннән чатнап чыккан аваз, сугарылып, еракка-еракка таралды. Яшь чаклары, гаярь чаклары исенә төшкәндер. Заманында ораны еракка ишетелгән аның. Тирә-якта шулай сөйлиләр. Яудан беркайчан да буш кул белән кайтмаган, имеш. Астында чем кара аргамагы биеп торган, янәшәсендә аның белән утка да, суга да керергә әзер алпарлары, кындагы кылыч сыман суырылып, дошман өстенә сызгырып төшәргә форсат көткән. Иң якында – Тимәш морзаның уң канаты булып егетләр солтаны, яугирләр арысланы, ил мактанычы Әмәт баһадир тартылган ук кебек төннең күзен тырнап торган. Тимәш морзаның күз карасы, йөрәк парәсе, орлыгын әле озак еллар шушы Идел-йортта чәчәсе бердәнбер угланы. Нинди ир-ат, һай, нинди ир-ат!

Тонык кына хәтерли Барбулсын – дошман угы бабасын үз иткән дә, чем-кара аргамагы, аны яу кырыннан алып, көнчыгышка чапкан. Алпарлары калган. Улы Әмәт баһадир да… Урысның җирдән сөйрәлгән кургашын күген ябынганнар. Бик озак авырып ятты шул яудан соң Тимәш морза. Йөрәкләрне кысып алган ыңгырашулары әле дә Барбулсынның колак төбендә. Ярадан ыңгыраштымы икән ул, әллә бердәнбер улын югалту хәсрәтеннәнме? Кырына Барбулсын килеп утыргач кына, аның күзенә җан иңә, йөзенә елмаю куна иде.

Бүтән яу чапмады Тимәш карт. Нинди яу? Ул инде яугир түгел, илче иде күп вакытта, кыяфәте дә солых эстәргә генә яраклы – уң кулы камчы кебек салынып тора, шуны күтәрергә теләгәндәй, йөргәндә дә сул якка авыша иде кайчан гына тирә-якка дәһшәт бөркеп торган азамат ир.

Шулай да дөньядан зарланып шыңшырга җыенмый иде ул. Заты әнчек түгел, андыйларның үләргә ятканда да ике сарык буарлык гайрәте кала. Барбулсын бераз кул арасына керә башлагач, алар икәү сунарга йөри башлады. Менә бу юлы да шул ният белән чыкканнар иде. Көртлеккә дип кузгалдылар, тик карурманның үз тылсымы бар ахрысы! – суырып алгандай булды, әллә кая эчкә кергәннәрен сизмәделәр дә. Ә анда каршыларына кинәт алагаем зур җирән аю килеп чыкты. Барбулсын куркуыннан тораташтай катты да калды. Беттеләр бит! Чулак Тимәш карт бу урман патшасына ничек каршы торсын? Ә Тимәш картның үләргә һич кенә дә исәбе юк икән, йомарланып, аюның кочагына барып та керде, шул арада сул кулына күчкән хәнҗәре белән корсагын ярып та төшерде. Аю, бүселеп чыккан эчәкләрен кочаклап, хатын-кыз тавышы белән кычкырды; алпан-тилпән атлап урманга качмакчы иде… Берничә адымнан соң егылды, үлем газабы белән җирне тырнады.

Ау уңышлы иде, тик нигәдер моңа икесе дә сөенмәде. Учакта аю ите кыздырганда гына кәефләре күтәрелгәндәй итте. Икенче көнне Барбулсын бөтенләй егетләнде – авылга кайткач, ишләренең күзе кызачак инде, валлаһи! Көч өстәп торучы булмаса, бабасы аюны ега алыр иде микән? Юктыр, юктыр…

Карурманны кичеп, төштән соң Иделгә килеп чыктылар менә. Йөкләре авыр, күңелләре җиңел иде. Иделнең теге ягында исәпсез печән кибәннәре тезелеп киткән, ташудан калган вак-төяк күлләр тирәсендә балыкчылар кайнаша. Барбулсын белә: аларда балык мыжлап тора, сәнәк кенә төртергә иренмә! Моннан, Тау ягыннан, тирә-як уч төбедәй күренә: уңга каерылсаң, иске Болгарның күккә терәлгән манаралары күзгә ташлана, күкселләнеп торган хәрабәләрне, дәрвишләрнең тәкияләрен шәйләп була.

– Барбулсын! – Тимәш картның тавышы калтырана, үзе сулга ымлый иде. – Әнә тегендә… бак әле… Урыс-улак түгелме?

Айгыртауны урап, Идел киңлегенә ике көймә килеп чыкты. Һәрберсендә унлап ишкәкче. Көймә түрендә атаманнары утыра булса кирәк, аяк астында кул-аяклары бәйләнгән кешеләр ята.

Ул да булмады, Айгыртау артыннан, ургылып-ургылып, кара төтен күтәрелә башлады.

Алар кайтканда авыл урынында утлы кисәүләр генә төтәсләп ята иде. Шул кисәүләр арасында табылган сөякләрне җыеп җирләгәндә, Тимәш карт корымлы кулы белән йөзен каплап, торыныннан да кыенсынмыйча, кычкырып елап җибәрде. Кем сөякләрен күмә ул биредә, кемнәрне урыс әсирлеккә алып киткән? – Тимәш карт өчен барыбер, аларның берсе дә юк инде, ыру җебеннән өзелеп төшкән, югалган, беткән… Заманында дөньяны учында биеткән пәһлеван картлык көнендә бердәнбер торыны белән басты да калды янып көлгә әйләнгән нигезендә… Ул инде үзе дә бу дөнья кешесе түгел иде.

Бабасын Айгыртауның түбәсенә үк менгереп җирләде Барбулсын. Соңгы сулышында Тимәш карт аның кулын тотып:

– Синдә өмет, – диде. – Нәсел киселмәсен…

Барбулсын күз яшен тавышсыз гына эченә йотты. Бер аягы белән кабер якасында торган кеше ни әйтмәс… Монда калучыга нишләргә? Бернисез калган ач-ялангач ятим кая барып башын куйсын? Дөньяның үксезләргә мәрхәмәтсез икәнен Барбулсын чамалый иде.

– Казанга кит… – дип, Тимәш карт озак кына тынып торды. – Анда минем аркадаш калмады инде… Шулай да… син – башлы егет… кеше булырсың.

Менә шулай. Китте Казанга Барбулсын… Кеше булырга дип. Кая барсын тагын дөнья йөзләрендә япа-ялгыз калган дөм ятим? Казанга килеп, хан хозурына керергә иде исәбе. Ул бит карасөяк түгел, ханның үзеннән тархан ярлыгы алган Тимәш морзаның торыны. Димәк, үзе дә морза, үзе дә тархан!

Барбулсын көрсенеп куйды. Тәңрем, нигә болай бәхетсез яраттың?! Ул бит бүген карасөяктән дә түбән, ул бүген беркем түгел! Кимнәрнең киме – дөм ятим! Хан ярлыгы янып көл булган, кардәш-ыруы кырылып беткән, үзен берәү дә белми, танымый. Ул бер йолкыш, саяк-сандырак, әтрәк-әләм…

Күзенә йокы эленгәч кенә кемдер аның иңенә кагылды. Инде тәмам караңгы төшкән булса да, Барбулсын шәйләде: шактый өлкән яшьтә иде ул. Башында чалма, кулында таяк, караңгыны ертып, япанчасы агарып күренә. Карт елмайды. Йөзендә әллә Тимәш бабасының да чалымнары бар инде? Карт җитез генә турайды да каядыр ымлады:

– Әйдә минем арттан! – Һәм Барбулсын һич тә шикләнмичә, дәшми-нитми картка иярде. Картның япанчасы шулкадәр ак иде, хәтта аяк астына аңардан яктылык таралып барды.

Шактый гына ара үткәч, карт туктады.

– Әнә мәчет манарасын күрәсеңме? – дип сорады ул. – Әрмән бистәсенә җитәрәк…

Сүрән ай яктысында каралып торган манарага карап, Барбулсын башын иеп куйды.

– Шуңа таба туп-туры йөз адым бар, аннары ун адым уңга каер. Шул урында биш карыш казып аска төшсәң, хәзинәгә тап булырсың. Аны ничек сарыф итүең үзеңнән тора.

– Кем син? – дип сорады Барбулсын.

– Анысы нигә кирәк? – Ак япанчалы карт елмайды. Юк, ул әле бик карт түгел иде, әнә ничек төз басып тора! – Хозыр Ильяс диген, Тәкъдир дисәң дә ярый. Исемдәмени хикмәт. Кешеләр исемгә артык әһәмият бирә. Бигрәк тә үз исемнәренә. Искән җилдән кем исем сорый?

Барбулсынның йөрәк итен инде хәзинә комары кимерә башлаган иде, ул картны бүлдерде:

– Мин киттем алайса?

– Ашыкма, тыңлап бетер. – Картның тавышы кырысланды. – Белеп тотсаң, бу хәзинә сиңа гомереңә җитәчәк. Ләкин сизеп торам, син аның кадерен белмәссең… Шуңа күрә колагыңа киртлә, олан. Мин сиңа өч тапкыр ярдәм итәчәкмен. Өч тапкыр! Янә хәлең мөшкелләнгәч, Кырым капкасы каршындагы шул бүген туктаган урынга кил дә «Тәңрем!» дип көрсен.

Күңелендә бәргәләнгән хисләрен тыя алмыйча, Барбулсын, йөгенеп, картның ак япанча итәген үпмәкче иде дә… сихерләнгән сыман башын боргалады – янәшәдә беркем юк иде, айның көмеш нурларына коенып, җиһанда ул берүзе басып тора!

Ак япанчалы карт күрсәткән төштә төн ката чокыр казыды Барбулсын. Башта бигрәк тә авыр иде – җир таш кебек каткан, кул астына кайдандыр килеп эләккән таяк кына керерлек түгел. Әмма хәзинә исен сизгән кешене ташкыя да туктата алмый! Хәтерсезлек кебек битараф җирне теше белән чәйнәде ул, яшь кәләштәй изрәгән шәфкатьле туфракка, комсызланып, ун бармагын батырды. Таң алдыннан тартып чыгарды ниһаять кыршауланган имән сандыкны, нәфес белән мөлдерәмә тулы йөрәге ташыды, акты яше… Ниһаять! Күз яше белән юылган сандык йөзендә «Онытма!» дигән язуны шәйләде.

 

Акчаны табу бер авыр булса, саклау мең авыр! Моны Барбулсын кебек үз башына мал төшкән кеше генә чамалый. Безнең ише тарих язучылар исә бу хакта фаразлый гына, чөнки һәркем белә: тарихта күпме казынма, күпме чокчынма, уч сөенерлек һичнинди тәңкә тәтемәс, баш күбәрлек алтын да таммас – нинди алтын тәңкәләр?! – тарихтан хәтта сабак алу да мөмкин түгел; кеше хаталары, ниндидер бер галәми кануннарга буйсынып, гел кабатлана килә. «Онытма!» дип һәмишә кисәтеп торсалар да хәтта.

Иске язуларда Барбулсынның исеме сакланып калган. Чыннан да Казанның черегән бер бае булып алган ул хан заманында. Сафа хан идарә иткәндә (ә ул тәхеттә өч тапкыр утырган, яраткан ул нигәдер тәхеттә утырырга, урыс җасуслары тарафыннан үтерелгәч кенә ул гадәтен ташлаган…) хан сараеннан ерак та түгел зур йорт җиткергәне билгеле Барбулсынның. Йорт дип кенә атау да дөрес булмас, утар булган ул, чып-чын утар. Барбулсын йорты калкып чыккач, хан сарае да бераз чүгеп куйган, имеш. Анысын минем кебек тарих язарга алынган шагыйрь-шогара арттыргандыр, мөгаен. Бераз тәбәнәгрәк булса да, хан сарае калада биналарның иң биеге санала һәр дәвердә.

Менә шулай. Дөнья ул – куласа, әйләнә дә бер баса. Әмма басканчы бит күккә дә чөеп ала! Әле генә бетле хәерче булып Кырым капкасына килгән бер хәчтерүш хәзер кеш якалы ефәк тун кигән, аягында болгари сәхтиян читек, башында энҗеләр белән бизәлгән чалма, ятканы – ястык, ябынганы – аккош мамыгы тутырган юрган. Төкереп тә бирми Барбулсын!

Хан хозурына да керергә насыйп булды аңа. Ничектер бик җиңел керде ул анда. Һичнинди каршылык булмады. Нинди каршылык… Кочак җәеп каршы алдылар!

– Барбулсын! Син – илнең таянычы, – диде аңа Сафа хан.

– Хан хәзрәтләре, минем бабам Тимәш морзаның тарханлык ярлыгы бар иде, тик ул илбасарлар яу чапканда янып көлгә әйләнде. Син миңа шул ярлыкны раслап, ата-бабамнан калган җирләрне кире кайтарсаң иде.

Тау ягындагы Айгыртау тирәсендәге җирләрнең Тимәш морзаныкы булуына таныклык бирүчеләр табылды. Тик мәрәкә килеп чыкты: Барбулсын югалып торган арада хан ул җирләрне Кырымнан килгән Акбулат угланга биргән икән.

– Борчылма, – диде хан. – Зөя буенда Янтык морза үлеп киткән, шуның җирләре сиңа булыр.

– Аның оланнары юкмыни? – дип гаҗәпләнде Барбулсын.

– Булса соң? – дип үз нәүбәтендә гаҗәпләнде хан. – Алар ил-көн хакына ни кылган? Җир ул – иләмәннәр өчен!

Идел буендагы үз җирләре өлешенә тимәсә дә, Барбулсын сер бирмәде. Биргәннең битенә карамыйлар. «Аллаһ тәгалә сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек бирсен, олуг хан!» – дию белән чикләнде.

Ләкин хан ярлыгын кулга төшерер өчен шактый озак йөрергә, байтак акча туздырырга туры килде. Иләмәнлек җиңел генә килми. Кул кулны юа, ике кул битне юа. Бүзәк бахши дивани өслүб белән затлы Сәмәрканд кәгазенә язган ярлыкка Сафа хан кызыл нишанын басты.

Ярлык салган томарны Барбулсынга сузып, хан болай диде: «Газиз кардәшем Барбулсын тархан! Ата-бабаңа лаек каһарман син! Илгә дошман керсә, алпарларың, чураларың белән яуга кузгалырга соңарма. Барымтага чыксак, егетлек кушагын бәйләп, безгә кушылырга ашык. Сиңа бу илдә беркем кагылмас, мал-мөлкәтеңә беркем кул сузмас. Син ясактан азат, кардәшем. Сау бул!»

Барбулсынның бүресе улады. Дуслары пәйда булды, көннән-көн күбәйде, артты! Кәнизәкләре ишәйде. Акчаны уңга да сипте Барбулсын, сулга да сипте. Менә бит ул нинди – юмарт, мәрхәмәтле, алчак. Кәеф-сафа корып арганнан соң, ялгызы калгач, ярлыкны томардан чыгарып, кыйммәтле кәгазьне иснәргә күнекте ул. Алтын белән ничекләр сыргалап-боргалап язылган бит: «Сафа Гәрәй сүзем!» Аннан соң ул сәке астыннан тимер кыршаулы имән сандыкны тартып чыгара, капкачын ачып, ике кулын алтын дирһәмнәр арасына батыра. Үзбәк, Җанибәк ханнарның исеме сугылган акчаларны аралаганда, тәненнән меңнәрчә кайнар тамчылар йөгерә, әһә-һәй, менә кем булды бит, чыннан да, бар булды бит Барбулсын!

Ләкин бу мәкерле дөньяда, күз ачып күз йомган арада, барның юк булу ихтималын да бөтенләй үк онытмады ул. Әле кайчан гына биек диварлы кирмәнгә карап гаҗизләнеп торган бичара ул түгел идеме? Кайчагында шул вакытлар искә төшә дә эсселе-суыклы булып китә. Кими бит алтын дирһәмнәр, күзгә күренеп кими! Әгәр тагын бер тиенсез калса? Мондый уйны ул әрсез чебенне кугандай куа. Алдыңда хур кызыдай кәнизәкләр боргаланганда, дус-ишләрең сине мактап исемеңне күккә чөйгәндә, кибарьлек агачы инде күкне томалап, ябалдашы белән өстеңә йолдызлар алкышын койганда, үзеңне хәерче хәлендә күз алдына китерү өчен нинди күңел төшенкелеге кирәк?! Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын! Улмы хәерче хәленә кала торган кеше? Аты аранда тупырдап тора, кылычы кында, менә бераз тын алсын, барымтасына да барыр, карымтасына да… Хан үзе – аңа аркадаш!

– Шәраб китер! – дип кычкырды ул колына.

Тирләгән чүлмәк күтәргән Янчура килеп керде. Әлеге урыс әсирен Барбулсын ике дирһәмгә сатып алган иде. Уңды ул аңардан. Хуҗа дигәндә аягы идәндә.

Шәраб эчкәч, башын томалаган караңгылык таралгандай булды. Мондый чүлмәкләр әле аның кар базында байтак.

– Морза хәзрәтләре, хозурыңа теге әрмән килгән, – диде Янчура. Белә ул аның нигә килүен!

– Әйт, бераз гына көтсен.

Шәрабны Барбулсынга шул әрмән Вартан китерә иде. Вартанның уртагы Арон яһүд аны кәрван белән зур корҗыннарда Кырымдагы җәнәүзләрдән алып кайта, мондый затлы эчемлеккә, әлбәттә, Казанның яхшылары гына тиенә иде.

Янчура чыгуга, Барбулсын сәке астыннан тимер кыршаулы имән сандыкны тартып чыгарды. Сандыктан дымсу туфрак исе килә иде. Капкачында чекрәеп «Онытма!» дигән язу күзгә кереп тора һаман. Барбулсын, кабаланып, аны өскә күтәреп куйды. Аһ, үзен дөньяның кашка тәкәсе итеп тойган чаклар! Аһ, ике кулын терсәккә тиң алтынга батырып сөенә алулар! Калтыранган кулы белән Барбулсын сандык төбендәге дирһәмнәрне капшады. Әрмән сәүдәгәре моңа гына риза булмас. Уртагы Арон диңгез артыннан ук алдырган шәрабның бер чүлмәге генә ничә дирһәм… Барбулсын вафасызлык күленнән үтәли салкын җил исеп торган сазламык ярга чыгып баскандай өшеп куйды, чарасызлык сөлгесен йөзенә тидерде.

Каратут чырайлы Вартан, елмаеп, сәлам бирә-бирә керде. Утырыштылар. Барбулсын чынаякларга шәраб салды.

– Яхшы! – диде Вартан, шәрабны тәмләп карагач. – Сезнең өчен иң шәбен китергән идем.

Йөзенә җәелгән мескен елмаюны сөртеп төшерергә теләгәндәй, Барбулсын ирексездән кулын өскә күтәреп куйды.

– Яхшы, – дип җөпләде.

– Сез – ышанычлы кеше, морза, – диде әрмән. – Тик менә… Заманалар бик тынычсыз бит.

– Заманага ни булган?

Әрмән кыбырсынып куйды.

– Казанда гауга ара-тирә чыгып ала инде ул… Зыян юк. Тик мин дә бит кеше кешесе. Арон юлга җыена. Алыш-биреш иткәндә үзегез беләсез…

– Беләм! – Барбулсын әрмәнгә сандык төбендә калган дирһәмнәрне сузды. – Калганын, Алла боерса, эшләр рәтләнгәч түләп бетерермен.

– Сез – ышанычлы кеше анысы, – диде әрмән? кыюланып. – Мин – кечкенә кеше. Арон юлга җыена.

Барбулсын, хурланып, ике кулын ян-якка җәйде. Алан-йолан каранган Вартанның күзе сәкедә яткан кеш якалы ефәк тунга төште.

– Ал! – Барбулсынның ничек тә тизрәк әрмәннән котыласы килә иде.

– Әҗәтеңне түләп бетергәч, кире алып килермен, – дип әрмән тунны иңенә салып тиз генә чыгып та китте.

Урамнан тонык кына гөжләү ишетелә иде. Гарьләнгән Барбулсын аңа игътибар итеп тормады, каядыр теге бүлмәдә тын гына йөргән Янчураны чакырып сөрән салды:

– Янчура! Кайда син, эттән туган!

Ул бит тархан, шайтан алгыры. Ул үзе ясак түләми, тик бит аңа түләргә тиешләр. Сандык тулы алтын булганда ул бу турыда бөтенләй уйламаган лабаса. Янтык морза җирендә карасөякләр калгандыр ич, кайда ясаклары? Кайда калан, култыка, улак салымнары?

– Казаклар барып кайтты анда… – Янчура күзен идәнгә терәде. – Беркем юк, ди, анда. Янтык кешеләре качкан.

– Кая качкан? Ясактан качып буламыни?

Урамдагы гөжләү торган саен көчәя бара иде.

– Ни бар анда? Нинди тавышлар ул? – Барбулсын, сагаеп, колак салып торды. – Фетнә түгелдер бит.

Әле һәмишә ишек төбендә басып торучы Янчура күкрәгенә төшкән җирән сакалын сыйпаштырып, ике сөенеч тамчысы булып тамарга әзер яшел күзләрен яшерергә теләгәндәй кырын борылып:

– Халаяк Сафа ханны тәхеттән куа, кырымнарның өйләрен талый, үзләрен үтерә, – диде.

Барбулсын ни әйтергә дә белмичә:

– Муен булса, камыт табылыр, – дип куйды.

– Мәскәү кенәзе камыт итеп Шаһгали ханны җибәргән.

– Кайдан беләсең бу кадәр? – Барбулсын урыныннан ук сикереп торды.

– Сүз иясе белән йөрми, морзам.

Ә гөжләү һаман якынлаша иде.

– Качарга кирәк сиңа, морзам. – Янчура Барбулсынга кызганып карады. – Кырымнарны үтерәләр.

– Мин бит Кырымнан түгел. – Барбулсын колының кыланмышына чиктән тыш аптыраган иде. – Мин Идел буенда үстем.

– Аны кем хәзер ачыклап тора? Сафа ханнан ярлык алдыңмы? Син беләсең бит – ул ярлыкны күбрәк үз яраннары кырымнарга өләште, җирләр бирде. Янтык морза оланнары синең канны сорый. Сиңа качарга кирәк, – диде ул, тагын кабатлап.

Барбулсын янә колак салды – баш күтәргән халык хан сараена якынлаша иде. Бераздан инде аның йортына да бәреп керерләр. Ул кылычын кыннан суырып алды.

– Хәзер соң инде. Ни булса шул.

– Моннан җир асты юлы бар. Илбуга капкасына кадәр. Аннары инде Казан суын гына чыгасы.

Барбулсын, сынап, колының күзенә карады.

– Казакларым кайда?

–Белмим. Качканнардыр.

Барбулсынның нугайлардан яллаган ун казагы бар иде, ул, тешен кысып, кулын селтәде:

– Һи-и, дала этләре!

Янчура хуҗасын җитәкләп алды:

– Елга аръягында урман. Бердәнбер котылу юлы.

– Җир асты юлын син беләсең, ә мин… – дип мыгырданды Барбулсын.

– Мин бит инде Казанда егерме ел. – Янчура диварга эленгән келәмне бер кырыйга этәреп яшерен ишекне ачты, хуҗасын җиңелчә генә аска этте. – Морзам, ашыгырга кирәк.

Фетнәчеләр инде капканы каерып ишегалдына бәреп кергән иде.

Исән калды Барбулсын, гомерең бетмәсә, әҗәл куып тота алмый. Югыйсә күпме асыл егетнең башы каланың тузанлы урамына очып төште. Урман эченә сыенган караңгы авылларда байтак вакыт каңгырып йөргәч, инде заманнар тынычлангандыр дип, ул тагын Казан каласына юнәлде. Көз иде. Әйе, инде көз килеп тә җиткән! Әрсез җиле агачларда калган соңгы яфракларны йолыккалый. Ул юка чикмән аша Барбулсынның куенына үтеп керә, салкын елан булып муенын урап ала. Кырым капкасы каршына килеп баскан йолкыш «Йа Тәңрем!» дип кабатлый. «Йа Тәңрем! Нигә мин шундый юләр булдым, нигә мөлкәтемне җилгә очырдым?»

Сандыгы тулы алтын булса, теләсә нинди залимнән, хәтта башы бозык фетнәчеләрдән дә котыла алуына ышана иде әле ул.

– Яшь чакта чама белмисең шул…

Барбулсын, сискәнеп, артына борылды. Ак япанчалы карт шушымы соң инде ул? Үзгәргән, үзгәргән… Тавышы да карлыга төшкән, теге юлы күргәндәге кебек төз түгел, шактый бөкрәйгән, маңгаендагы җыерчыкларга хәсрәт кереп яшеренгән. Япанчасын да инде ак дип булмый, юллар тузаны эз калдырган, учак чаткылары көйдереп алган. Тик күзләре генә һаман тере, төсе җуелмаган, очкынланып тора, шуңа Барбулсын аның төгәл төсен дә чамалый алмады.

– Белә башлаганда инде соң була…

– Мине кан кардәшләр үтерә язды, ә кяфер кол коткарды, – дип сөйләнде Барбулсын. – Ничек аңларга моны?

– Син ул вакытта беркем дә түгел, ә кол дигәнең сиңа хуҗа иде. Хуҗаларга кайчакта мәрхәмәтле булу килешә. Сине үлемнән коткарып, ул үзен тәкъдирдән дә кодрәтлерәк итеп тойды. Күз алдына китер: кичәге кол бүген тәкъдирдән дә өстен!

– Ул – барыбер кол!

– Әлбәттә, кол, – дип килеште ак япанчалы карт. – Фәкать коллар гына һәр ялтыравыкны алтын дип юана. – Нигәдер ул көлеп куйды.

Барбулсын, күңеле тулып, картны кочаклап алды.

– Ташламадың… Бу юлы мин сынатмам!

– Чү, чү… – дип аны йомшак кына читкә этәрде карт. – Әйдә, кеше-кара күрмәсен…

– Монда беркем юк.

–Урман – колак, кыр – күз. Шактый гомер яшәдең, дошманнарың күбәйде.

– Дусларым да бар иде.

– Алар әле тагын булыр, – дип кеткелдәде карт. – Дуслар килә-китә, ә дошман даими.

Шактый гына атлагач, карт туктап калды. Барбулсын искәрде: теге вакыттагы юлдан карыш та читкә чыкмадылар. Еракта мәчет манарасы каралып күренде.

– Әнә теге манарага кадәр туп-туры ике йөз адым бар да биш адым уңга каер. Сиңа дигән хәзинә шунда.

Барбулсын инде башын боргалап гаип булган картны эзләмәде. Йөрәге дә шашып, нәфесләнеп типми иде. Кеше хәзинә табарга да күнегә. Хәзинә дә гадәти нәрсәгә әверелә. Аның хәтта бер могҗиза икәне дә онытыла. Әйтерсең, ул хәзинә нәкъ менә сиңа тиеш! Бөек очраклылык аркасында гына ул хәзинәгә тиенүең истән чыга. Һәм син аны табигый рәвештә ашыга-кабалана туздырасың да, бер акча, ике акча… югала… югала… көннәр кебек!

Бу чокыр киңрәк тә, тирәнрәк тә булды. Инде аны көзге төн урап алган, кайдадыр байгышмы авыр ухылдый, аранына кайтмый калган атмы пошкыра – Барбулсын берни ишетми, берни күрми, йөзеннән кара тир ага, шул тирдән йомшарган туфракны ул учы белән каерып ала да өскә ыргыта.

Сары балчыкка җитәм дигәндә, ниһаять, Барбулсынның юеш кулы чүлмәк авызына тиде. Чүлмәк шактый авыр иде, ләкин хәзинә тапкан кешегә андый гына авырлык нәрсә ул! Киресенчә, ул аңа рәнҗерлек дәрәҗәдә кечкенә һәм җиңел булып тоелды. Барбулсын чүлмәкне култык астына кыстырып, кирмәнгә таба түгел, кире якка – Кораиш бистәсенең читендәге Кәрван-сарайга таба ашыкты. Анда бер хөҗрә алып, чыраг яктысында чүлмәкне күзенә китерде. Кызгылт чүлмәк тышына «Өлешеңә тигән көмешең» дип язылган иде. Шулай инде… Өлешең шул! Чүлмәктә чыннан да тутырык көмеш акча, Гыясетдин, Олуг Мөхәммәд ханнар суктырган көмеш тәңкәләр иде. Нишлисең?! Барбулсынның бераз кәефе кырылды, яшереп торасы юк. Әгәр Тәңре аның өлешенә тагын хәзинә бүлгән икән, нигә инде шулай кысмырланырга иде? Ак япанчалы картны да әйтер идем… Кешеләргә хәзинә өләшерлек шундый кодрәтең булганда…

Ләкин мондый уйлар азга гына аның миен томалап алды. Укучым дөрес искәргәндер, Барбулсын һич тә комсыз, алйот кеше түгел иде. Икенче мизгелдә үк инде ул маңгай җыерчыкларына сыенган күләгәләрне сындырып елмаеп куйды. Биргәненә шөкер итәргә кирәк! Әлбәттә, ул хәзер яшь чагындагы кебек юләр булмас, алдын-артын уйламыйча акча туздырмас. Башта бик күп тоелса да, мал санаулы була икән! Шул гап-гади хакыйкатьне аңлар өчен гомер көзләренә барып җитәргә кирәк.

Чыраг сүнәр-сүнмәс яна, түшәм почмагындагы пәрәвез дерелдәп куя. Дөнья бу, беркая да китә алмыйсың. Китәсең икән, юл бер генә. Барбулсын көрсенде дә ялгызлык япмасын ябынып битарафлык диварына аркасын терәде.

Тынычланды.

Иртән еламсырап утырган усакларның сары яфракларына басып ишегалдына чыккач, озак кына күккә карап торды. Киек казларның каңгылдаганы ишетелгәндәй тоелган иде дә, күзләре күпме эзләмәсен, анда-санда җилләнергә чыккан болытлардан башка берни күренмәде.

– Ни эзлисең анда?

Барбулсын, сискәнеп, әйләнеп караса! Яһүд сәүдәгәре Арон… Шаулы яшьлек юлдашы. Ишектән кусаң, тәрәзәгә килә торган үткен телле, һичкайда югалып калмас Арон дускай… Яшьлек хәзинәсенең ким дигәндә яртысы аның кесәсенә күчте дә бугай инде. Шәрабы шәп иде шул, шәрабы. Ул бит һәрвакыт җитми кала, нәкъ акча сыман… Яһүд аны кысып кочаклап алды.

– Әйдә минем хөҗрәмә. Тамак ялгап алырбыз.

Әллә яһүдләрнең борынын Аллаһы Тәгалә акча исен сизә торган итеп яратканмы? Чүлмәктә көмеш тәңкә урынына алтын дирһәмнәр чылтыраса, Арон аны тагын да кысыбрак кочаклар иде кебек.

– Хуп, – диде Барбулсын. – Намаздан соң кереп җитәрмен.

Яһүд сәерсенеп калды, шулаймы, дип гаҗәпләнде, намаз уку әйбәт, диде аптыраганнан.

– Мәрхабә! – дип каршы алды аны Арон. Сәке тирәсендә кайнашкан бәтчәсенә кул селтәп, чыгарга боерды. – Булганыннан авыз ит, морзам. Әйдә, түргә уз.

Сәке тулы көньяктан килгән төрле җимешләр. Кай арада китереп җиткерәләр, ничек саклыйлар?

– Хәзер кәбаб кертерләр, аңарчы әллә… – Арон кайдандыр корҗын тартып чыгарды. – Яшьлекне искә төшереп…

– Юк! – дип каршы килде Барбулсын. – Мин инде эчәсен эчтем.

Корҗын күз ачып йомганчы каядыр юкка чыкты.

– Мин үзем дә Ходайны еш искә алам хәзер. Эшләр көрчеккә терәлгәч, без бит шундый… – Туфрак тишеп чыккан яңгыр суалчаныдай төсе уңган иреннәре мыскыллы кымшанып куйды.

Барбулсын җир җимертеп бәйрәм иткән чакларны хәтерләп кашын җыерды.

– Яшь олыгайган саен бакыйлык турында уйланасың. Айгыр тай була алмый.

– Әйе шул, бары тик тай гына айгыр була ала, – дип аның сүзен җөпләде яһүд. – Печмәсәләр…

– Сәүдәләр ничек соң? – дип сорады Барбулсын сүз өчен генә.

– Юк инде… – Арон сүрән генә кул селтәде. – Сәүдәгәр күз тимәсенгә зарланырга ярата, үзең беләсең. Тик чыны шул: эшләр шәп түгел.

– Хәйләсез дөнья файдасыз. – Барбулсын бәтчә алып кергән кәбабны авыз иткәч, ләззәтләнеп, күзен йомып торды.

– Тәмлеме? Җитеш әле, җитеш тагын.

– Телне йотарлык! – Барбулсын Аронны яхшы белә иде, тик торганда кеше сыйлый торганнардан түгел, кыш көне бер уч кар бирмәс, юкка түгел, мөһим сүзе бар, ахрысы.

– Син ачуланма, Барбулсын морза, илегез башбаштак бит. Күршеләр болгатып тора. Үзең дә беләсең, фетнәле илдә сәүдә үлә.

– Нишләп фетнәле? – Барбулсынның чырае сытылды. Кем килмешәкнең битәрләвен яратсын. – Яңа хан тәхеттә ныгыды бугай.

– Шаһгалине халык яратмый. Озак утыра алмас.

– Халык ул бер ханны да яратмый. Халык – кара сарык. – Барбулсын киерелде. – Сиңа халык нәрсәгә? Шәрабны аксөякләр генә эчә. Кайсы җиңүен котлый, кайсы җиңелүен хәкарәтли. Сәбәп кенә булсын!

– Урманнарда юлбасарлар төркем-төркем йөри. Яхшы кешеләрне талыйлар. Тире-яры килми башлады. Кеш, ас тиреләре кирәк. Кәрванны алып китә алмыйм. Бер ай элек кешемне чирмеш ягына юллаган идем. Кайтмады. Үтерделәр, ахрысы.

Барбулсынның башында нидер гөлт итеп кабынып алды.

– Мин тире җыеп кайта алам!

Арон, икеләнгәндәй, кулын күкрәгенә кушырды.

– Морза, түбәнсенеп, тире-яры җыеп йөрерме?

– Тик бер шарт бар.

– Шартсыз нинди сәүдә булсын, – дип елмайды Арон.

– Уртак булсак кына. Кәрваныңа минем малны да алырсыңмы?

Яһүд аны кочаклап ук алды.

– Синең кебек атаклы морза белән уртак булу безнең кебек ябай сәүдәгәр өчен бәхет ул!

Шул көннән соң тормыш йомгагы үргә тәгәрәде Барбулсынның. Чирмеш ягына юлы уңышлы булды. Йорт кирәк-яраклары, тимер ук очлары алып барды, олау-олау тире төяп кайтты. Биш нугай казагы яллаган иде, әллә шулардан курыктылар, әллә – иң дөресе шулдыр – Тәңре ярдәме белән, бер юлбасар да очрамады.

Тик барыбер Аронның кәрваны тиз генә кузгала алмады.

– Көтик бераз, – дип аны тынычландырды Арон. – Сәүдә сабырлыкны ярата.

Тик Барбулсынның көтәрлек тәкате юк иде. Ул кәрван кайчан барып җитә дә кайчан кире кайта әле?! Аңарчы авызны киштәгә эләргәме?

– Сәйдәк углан урап кайтсын инде. – Арон аның аркасыннан каккалады. – Ашыкма…

– Кайдан урап кайта соң ул?

– Урыс ягына барымтага киткән иде.

– Юкны сөйләмә. Яңа хан Мәскәү кенәзенең авызына карап тора. Нинди барымта?

Яһүд авызын каплап көлде.

–Хан… Аңардан кем сорап тора? Сәйдәкне мин җибәрдем!

– Нигә безгә Сәйдәк? Кәрванлык мал бар.

Аронның йөзе үзгәреп китте.

– Син әллә бүген генә тудыңмы? Җәнәүзләргә коллар кирәк! Иң үтемле тауар – кол.

– Хан бит, булган колларны да азат итәм, дигән. Сүз биргән Мәскәү кенәзенә. Сәйдәк белән бер сүздә икәнегезне белсәләр…

Арон көлде, бу юлы авызын каплап тормады.

– Әйтәм бит, сәүдә ул морза эше түгел. Син борчылма, малың ун булып кире кайтыр. Тәвәккәл таш яра, диләрме сезнекеләр?

Сөйдәккә генә ышанып ятса, Аронның исеме Арон түгел, бүтәнчә, әйтик, Әхмәтҗан булыр иде. Йокыдан торуга ук аның уен сәүдә биләп ала. Нишләргә? Ничек файда итәргә? Арзанлы елмаю хакына кыйммәтле ышанычны ничек казанырга? Мең төрле уй һәм шулай көн дәвамында… Ә Әхмәтҗанның, татарның дип әйтүем, акыл мәсьәләсен үзегез беләсез – төштән соң…

Әйе, Аронның тауар ишләре Казан буйлап сибелгән, Кафага кәрван җибәрергә аларга кол кирәк. Казанда кяфер коллар шактый, тик аларның бит ияләре бар! Ә сүз йөртүчеләр нигә? «Хан тиздән урыс колларын азат итеп илләренә җибәрәчәк!» Арзан бәягә сатып калыгыз колыгызны, Алла бәндәләре. Юкса сез тиздән бөтенләй коры калачаксыз.

Тик татар бит ул тотып карамыйча ышанмый. Кайда хан фәрманы? Безнең колларда аның ни эше бар? Теләсә кая борынын тыкса, кудык җибәрдек булыр. Аннары ул колларның күбесе инде безнең үз туганыбыз кебек… Кайберләренең үз коллары бар!

Колларны сатарга беркем дә ашыкмый.

Кәрван һаман тоткарлана.

Тик шулай да – бик тырышып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга! – Кәрван-сарайга берән-сәрән коллар килә тора, Арон аларның бәһасен билгеләгәннән соң Әрмән бистәсенә җибәрә, кәрванны ул шунда туплый иде. Аронның кәефе юк, аңа мускуллары уйнап торган егетләр, күзләре янып торган кыз-кыркын кирәк, ә монда нәрсә? – Калдык-постык, болар белән мәтәшеп бәллүрдәй саф исемең генә пычраныр, хан белән ачулышлы булырсың, Ходай сакласын.

Шундый гасаби көннәрнең берсендә Барбулсын таныш бер тавыш ишетеп калды:

– Морза хәзрәтләре! Барбулсын! Галиҗәнап…

Тавыш шактый ук имгәтелгән, рәнҗетелгән булса да, иясен әле танып була иде.

– Янчура! Син түгелме соң бу?

– Мин, хуҗам, мин! Коткар, зинһар. Минем колым, дип таныклык бир.

– Син нигә монда соң? – Барбулсын бер-берсенә сыенган өч кәнизәк белән бер читтәрәк бөкрәеп торган Янчураны күздән кичереп, тагын сорады: – Син бит миннән ирекле булып калдың!

– Мине тагын кол иттеләр. Сине таптырдылар. Йолып ал, морзам!

Янчураның төсе шактый уңган иде. Кол булуга караганда ирекле яшәү еш кына кыенгарак туры килә. Үз көнеңне үзең күрү теләсә кемнең хәленнән килми. Хуҗа ышыгында яшәп, ашауны – байдан, үлемне Ходайдан көтеп, куганда китеп, чакырганда килеп яшәргә күнеккән кол иреккә чыккач каушап кала, тормышның рәтен белми. Янчура да, Барбулсынның кул астыннан азат булгач, тәмам хәерчегә әверелгән, күрәсең.

– Cинең хакка гына азат итәм, – дип, Арон яхшылык диңгезендә йөзгәндәй күбекле дулкыннарны ярга таба йөгертсә дә, Барбулсын белә иде – Казанда коллар арзан йөри, ә Янчура кебек кырык яшьләрдәге карт кешене бөтенләй шалкан бәясенә алып була.

– Игелек җирдә ятмый, – дип юатты ул Аронны. Янәсе, вакыт җитәр, мин бу яхшылыгыңны онытмам.

– Кәрван кире кайткач, исәпләшербез.

Кире кайтыр өчен башта китәргә кирәк әле. Сәйдәктән хәбәр-хәтер юк иде. Бераздан үлән арасыннан исеп үткән җил кебек сүз таралды: имештер, Сәйдәк үзе кәчемнәр поскынына эләгеп әсир төшкән. Кешеләрен кырганнар, үзен арканга алганнар. Тормыш – анаңны ормыш, кол өмет итеп барганда үзең тозакка кабасың еш кына.

Кәрван-сарай тирәсендә үскән карамалар капшанып болытлы күктән җылы эзләгәндә Арон кузгалырга булды. Озатып калды Барбулсын… Дөяләрнең кибарәнә тынычлыгы, дөнья ваклыкларына битарафлыгы күңелендәге өметне үсендерде, нәфес учагына ягулык өстәде. Хәзинәдә булганына тире-яры алып Арон кулына тапшырды бит. Кәрван әйләнеп кайтканда аның байлыгы ун мәртәбә, юк, егерме мәртәбә артачак, һи-и-и… Дөньяны тагын учында сикертеп бер яшәп алыр Барбулсын. Бу юлы акыллы булыр, малын уңга-сулга сипмәс. Иң беренче эш итеп шушы Кораиш бистәсендә һәйбәт кенә йорт салыр, аннары… аннары… өйләнеп җибәрсәң дә яхшы булыр иде, фаразан! Хөҗрәсендә шулай хыялланып утыра ул кичләрен. Тирәсендә оланнары йөгереп йөрер иде чыр-чу килеп… Кәләшне затлы нәселдән сайларга кирәк, бирнәсе мул булсын. Кирмәндә яшәгәндә күпме морза үз кызын димләп карады. Юк, көлде генә Барбулсын, аңа дигән кыз әле тумаган! Сайланып маташты, юләр. Кайсының аягы камыт, кайсыныкы дуга. Юләр шул, шыр тиле – кем инде аякка карап өйләнә? Чибәрлек ул кәнизәкләргә килешә. Хәер, коры кашыкка салып йотарлык гүзәлләр бар иде бикәчләр арасында да, узып китте, күз салмады, вакыты җитмәде.

Кәрван бер ел узар-узмас әйләнеп кайтырга тиеш. Аның кайтып керүен бик ачык итеп күз алдына китерә Барбулсын. Менә Нугай юлында тузан болыты күтәрелә, җәйдагатларның һай-һуы ишетелә, ваемсыз гына күшәп дөяләр атлый, иң алдан сөенче өметләнеп бала-чага йөгерә. Мал кайта, мал!

Барбулсын инде нәзер дә әйтеп куйды: кәрван исән-сау әйләнеп кайтса, йорты янәшәсендә генә мәчет салдырачак! Күрсен барлык Казан халкы Барбулсынның игелеген. Илгә таралсын даны.

 

Дан дигәннән… Барбулсын кебек тарихи шәхесләребезнең кадерен белмибез, җәмәгать! Аларның төрлесе бар, тик Барбулсынның исеме тарихыбызда алтын хәрефләр белән язылырга тиеш, минемчә. Һич югы көмеш хәрефләр белән. Кыргызларда мондый шәхес булсамы? Биш йөз ел элгәре… бу бит ярты мең ел! Шәһәрнең иң зур мәйданына һәйкәлен торгызырлар иде ике дә уйламыйча. Яисә тау түбәсенә үк. Аларда таулар күп. Тарихта Барбулсыннан нинди эз калган соң, дияр берәрсе. Фикереңне генә әйт, бездә шик белдерүчеләр күп. Шуңа күрә татар һәйкәлләре аз да бездә. Шикчелләргә җавабым кискен: игелекле ниятләре белән тарихка кереп калган Барбулсын! Бу азмы? Явыз ниятле кешеләр генә юкса гел күз уңында. Үз файдасына гына эш йөртүчеләр тарих сәхнәсенең артында әрдәнәләп өелгән!

Төптәнрәк уйлап баксаң, татар белән урыс арасындагы тарихи дуслыкның нигез ташларын салучы да Барбулсын бит. Янчураны коллыктан йолып алуы гына ни тора! Әйе, Барбулсын морза – ничә гасырлар элек үк татар дәүләтчелегенең тыныч шартларда үсәчәген күзаллаган шәхесебез. Аңа һәйкәл куярга теләсәк, дин әһелләре дә каршы килмәс, шәт. Кораиш бистәсендә (хәзерге Мәскәү урамы чатына) мәчет салырга теләве дә телдән телгә күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән. Мәгълүм сәбәпләр аркасында салынмаган икән, хәзер инде аның әллә ни әһәмияте юк, чөнки ул дәвердәге мәчетләрнең безгә эзе дә калмаган.

Көтә башласаң, бер елны түгел, бер көнне дә үткәреп җибәрүе кыен. Хыял диңгезенә чуммасаң, кибеп, коргаксып үләргә мөмкин. Бу диңгез шундый бөтереп ала, чынбарлыкны оныттыра – хыялыйланып ярга кире чыкмый калуың да бар. Шуңа Барбулсын артык эчкә керми, бик тирән төшми, хатирәләр култыгыннан ары китми. Монда рәхәт. Вак дулкыннарда тирбәлгән күрәннәрнең көмеш тузаны айлы сукмак булып еракларга сузыла. Ул хәзер генә аңлады: бу җиһандагы иң бәхетле мизгелләре әллә кайдагы Идел ярында калган балачагы белән бәйле икән. Мескенлек төннәрендә һава ерып, куе сары томаннарны тишеп аның күңеленә ашыккан йолдызлар балачак күгеннән икән лә! Әнисенең йөзе дә җуелмаган – бармак арасыннан дегеттәй саркылган мохтаҗлык кичләрендә ап-ачык итеп күз алдына килде ул. Исемен генә хәтерли алмады. Хәер, ул аны белми дә иде. Сабый өчен әни ул бары тик әни генә, бердәнбер әни… Нәни сеңлесе Бисылу, яңаклары кып-кызыл җиләккә буялган нарасый, самимилек болынында һәмишә көлә-көлә гөлчәчәкләрне аралап күксел урманга таба йөгерә. Ә урманнан иңенә чалгы салып әтисе килеп чыга…

Сандык тулы хәзинә барында урыс знакумнары аша әнисе белән сеңлесен нигә эзләтеп карамады икән ул? Сыныкка сылтау, хыянәткә сәбәп эзләп торыр яшьтә түгел иде инде, үз-үзеңне нигә алдарга? Нигә үзеңне бака ефәгедәй тәнгә, җанга сылана торган елтыр сүзләр белән юатырга? – Онытты ул аларны. О-н-ы-т-т-ы.

Нәфесе күзен кыздырып, чүлмәктәге барлык көмешкә чирмеш ягыннан тире-яры сатып алган иде. Ничек кызмасын ул күз! – Янып торган кеш тиресе, уйнап торган ас тиресе, бөгәрләсәң, учка сыя… Ә хәзер тәгам алырга кесәдә сыңар тиен дә юк. Казан артындагы урманнарга ауга чыккалады – тик беләкләр элеккеге дәрманын югалткан, аяклар инде җитез йөгерми. Әле Янчура ташламый, һәр кичне кайдандыр ризык юнәтә. Әле гөбәдия кисәге, әле бәлеш төбе…

– Җитеш, морзам, – дип кыстый ул. – Якташларым Казанда күп бит, мондый авыр чакта да бер-береңә таянмасаң.

Башта кыенсынды Барбулсын – морза башың белән кол кулына карап ят инде! Аннары күнекте. Байлар табыныннан тамган ризык тамагын тырнамый башлады. Тамак тәмугка кертә. Ә бу нинди тәмуг? Янчура белән ул ачтан үлмәячәк. Казанда һәрбер яхшы кешенең урыс колы бар – ул булмаса, сине кешегә дә санамыйлар! – Алар хуҗалыкта эшли, аш-су әзерли, бала карый… Берничә елдан аларны азат итәләр, илләренә кайтырга рөхсәт… тик алар китми, кайсысы хуҗада кала, кайсысы җиргә утыра. Илгә кайтып, андагы сазламыкларда җирсезлектән интегергәме? Ә мондагы иркенлек, киңлек, чыбык төртсәң, тәртә үсеп чыгарлык симез туфрак – оҗмах асты җирләре. Намусыңда да беркем тукынмый – теләсәң – чукын, теләсәң – укын…

– Сезнең байлар ашап та күрсәтә! – дип Янчура телен шартлатты. – Сәмәй кардәшкә барган идем, хуҗасы кунак җыйган. Табынга берәм-берәм ризык ташыйлар. Бәрән ите салынган токмач, пилмән, итле бәлеш, тутырылган тавык, чөгә балыгы, кыздырылган каз…

– Җитте! – дип кычкырды Барбулсын. Торып ишегалдына чыгып китте. Кыздырылган каз кайгысымыни монда? Ярый әле Кәрван-сарайдан кумыйлар!

Тышта инде кыш иде. Куырык җил чәнечкеле кулы белән Барбулсынның йөзенә ябышты. Туңган җир өстендә кар бөртекләре куыша. Иртәнгә, мөгаен, кар көртләре өелер. Ул янәшәсенә чыгып баскан Янчурага эндәште:

– Янчура, синең үз исемең ничек иде? Илдәге…

Янчура байтак кына эндәшми торды.

– Исемдә юк. – Сүзләре өзек-өзек суырылып чыкты. – Аның ни әһәмияте бар? Исемгә ахмаклар гына артык игътибар бирә. Бүген бар ул, иртәгә – юк. Мин бүген Янчура. Ә болай – Алла бәндәсе…

Барбулсын сискәнеп куйды. Ак япанчалы карттан ишеткән иде бит ул бу сүзләрне. Янчура белән бәхәскә керәсе килмәсә дә, картка исә каршы киләсе калган. Исемеңә күрә җисемең! Сабый бик каты авырый башласа, юкка гына исемен алыштырмыйлар бит…

Янчура янә телгә килде:

– Үзең кол килеш исемем Василий дип йөрү көлке түгелмени? Василий – патша дигән сүз!

– Үз телеңне онытмагансыңдыр? – диде Барбулсын, сүз юктан сүз булсынга.

– Оныттым. Монда ул миңа кирәк түгел. Кол һәр заманда хуҗасы телендә сөйләшә.

– Ана теле бит, – дип кинәт тагын әнисен искә төшерде Барбулсын. Йөрәген әрнетеп искә төште!

– Кем белә, әнине күрсәм, бәлки яңадан сөйләшә башлармын.

Иртән озын колак яман хәбәр ирештерде: Кырымга якынлашып килгәндә Арон кәрванына нугай казаклары ябырылган, малларын талаганнар, сәүдәгәрләрне тотсак иткәннәр. Коллар турында телгә алмадылар. Озата киткән сакчылар хакында да сүз булмады. Тигезсез көрәштә кеше малы өчен башын салганнарны искә алып тормыйлар гадәттә.

Барбулсын сыгылып төште. Көтелмәгән каза башына сукты… дию генә аздыр. Кыш көне яшен яшьнәде, күк ярылып кап-кара упкын гүяки Барбулсынның җанын суырып алды.

Бетте! Тәмам…

Ишек кактылар. Рөхсәтне дә көтеп тормыйча хөҗрәгә Вартан килеп керде. Исәнләшеп тормастан түргә узды, керле кулъяулыгын чыгарып тирләгән йөзен сөртте, борынын сеңгерде. Аннары гына кара күмер кебек күзләрен Барбулсынга батырды.

– Ишеткәнсеңдер инде, кәрваныбыз харап булган. Аронны тотсак иткәннәр. Аны йолып алырга бик күп акча кирәк булачак.

Барбулсын башын селкеде. «Нигә боларны миңа сөйли ул?»

– Әйе, синең дә күп мал югалтканыңны беләбез, морза. Ләкин исеңдәдер, хәлең авыр чакта без сиңа ачык чырай күрсәттек. Хәзер дә менә бу Кәрван-сарайда безнең химаядә яшисең.

Барбулсын тагын баш селкеде. «Хе, химая… Янчура алып кайткан бәлеш төпләре булмаса, ачлыктан тәгәрәп үләсе кеше идем мин…»

– Аронны йолып алыр өчен без, аның уртаклары, акча җыябыз. Син дә үз өлешеңне бирсәң иде.

Барбулсын, чиктән тыш гаҗәпләнеп, кулларын өскә җәйде.

– Юк бит… Хәзинәмдә булса, ачлы-туклы яшәр идемме мин?

Вартан урыныннан торды.

– Оят кирәк, морза. Синең яшергән хәзинәң турында бөтен Казан белә. Син бит Шаһгали ханнан куркып кына ярлы булып кыланасың. Менә шул – Шаһгали бүген төнлә Казаннан китте. Тиздән Мәскәү кенәзе тәхеткә үзенең баярын җибәрәчәк.

Хәзинә турындагы сүзне дә онытып, Барбулсын бот чапты:

– Юкны сөйләмә!

– Ә кая барасың? – Вартан тантаналы көлде. – Казанның көне бетте. – Ул бармагын болгап күрсәтте: – Дөнья хәзер менә болай башлы-күтле әйләнәчәк. Өстәгеләр аска, астагылар өскә!

Әрмәннең сүзе Барбулсынга барып җитте, тик акылына ирешмәде: башка сыймаслык сафсата иде бу! Казанда батырлар бетмәгән әле, карышмый-орышмый ягыга тәхет бирергә.

– Иртәгә йөз дирһәмне әзерләп куй, – диде Вартан, ишектән чыгып барганда борылмый гына. – Баяр килгәч, колагына пышылдарбыз, сиңа да юл ачылыр.

Бик озак утырды Барбулсын караңгы хөҗрәдә чырагны да кабызмыйча. Янчураның кайтып керүен искәрми дә калды.

– Быел кыш иртәрәк килде, – диде Янчура, карлы бишмәтен салганда.

Ул шәм өзеге дә алып кайткан икән, кабызды, шадра диварларда күләгәләр йөгереште. Төенчегендә сумса кисәкләре дә бар иде, сөйләшмичә генә тамак ялгадылар.

– Шаһгали Казаннан киткән бит, ишеттеңме, морзам? – Хуҗасына ияреп, амин дип, йөзен сыпырды Янчура.

– Китсә соң, тәхет буш тормас.

– Бәлки эшебез уңайга китәр…

Барбулсынның мохтаҗлыктан сыекланган канын буш өметләр инде җылыта алмый иде, ул кулын гына селтәде.

– Кесәңдә тиен дә чылтырамаса, тәхеттә кем утырудан ни файда?

– Тәхеткә безнең баяр килсә… – дип сүз башлаган иде дә Янчура, Барбулсынның чырае тартышканны күреп телен тешләде.

– Сезнең баяр килсә, тәхет булмый инде ул.

– Кем килсә дә мин сине ташламам, морзам. – Шик юк, Янчура Мәскәүдән баяр көтә, язмышының кинәт яхшыга үзгәрүенә өметләнә. «Астагылар өскә чыктылар».

– Янчура, син миңа авыр көннәрдә дә хезмәт күрсәттең, ярлы-ябагай язмышын авырсынмыйча уртаклаштың. Инде дүрт ягың кыйбла, мин сине азат итәм.

– Мин кол түгел!

– Анысы шулай. Без тиң, тигез яшәдек соңгы елларда. Ләкин халаяк каршында син – һәмишә кол.

– Морзам, мин ике ай элек Ислам динен кабул иттем. Сәйед хәзрәтнең үзе каршында иман китердем. Үзең дә беләсең, мөселман мөселманга кол була алмый.

Барбулсын тетрәнеп сорады:

– Нишләп… аны миңа әйтмәдең?

– Рәнҗетәсем килмәде.

Барбулсын һәр сүзен эскәк белән тартып алгандай берәм-берәм чыгарды:

– Синең… мөселман булуың… минем өчен дә… сөенеч…

– Иншалла, шулай булсын.

– Мәскәүдән баяр килсә…

Янчура, аның сүзен бүлеп, тыйнак кына башын иде.

– Анда күз күрер.

Барбулсын барысын да аңлады: Янчура аны ташлап китәргә карар кылган. Кяфер килеш азат ителү аңа кирәк түгел, ул җир сөрергә дә, кемгәдер хезмәтче булып ялланырга да җыенмый иде. Мөгаен, аның яшергән кубышкасы бар, шуны кояш күзенә чыгарып сәүдә эшенә тотынмакчыдыр ул. Мәскәүләр килсә дә, ул берни югалтмый, мөселманлыкны, иске бишмәт кебек, ташлап калдыру аңа авырмы?

Барбулсын, сөмсере коелып, тышка чыгып китте. Нишләргә? Аронның язмышы аны кызыксындырмый иде. Кайдан алсын ул йөз дирһәм? Ул кадәр акча табылса да, әрмән кулына тоттырырга башына тай типмәгән лә аның.

Шунысы гына ачык: Кәрван-сарайда аңа урын юк, ач-ялангач килеш кая барырга хәзер? Мордар китәргәме?

Шулай да күңел төпкелендә сыңар өмет кисәге сүнмәгән иде әле. Ул бит өченче тапкыр Кырым капкасына бара ала! Бара ала. Ак япанчалы карттан гына оят менә. Һай, кыен булыр кабат хәерче килеш аның каршына килү. Тик хәерчелек оятны танымый. Йә оятыңа бөркәнеп ачтан үләсең, йә ул бөркәнчекне аяк астына ташлап тәкъдир каршында кул сузасың…

«Йа Тәңрем, нигә мин шулкадәр уңышсыз?»

Кар сибәли, салкын җил юка җиләнен йолыккалый. Барбулсын суыктан зәңгәрләнгән йөзен кургашын болытлар йөзгән күккә чөеп, Тәңредән җавап көтә. Инде куаклар арасына поскан караңгылык дөньяга җәелеп, кармавычлары белән кирмән диварына кагылды, сукбайларга, йолкышларга афәт булып биниһая зур каракош иләмсез канатларын җәя иде.

Таякка таянган бөкре, хәлсез картны ул башта танымый торды. Япанчасының да элек ак булуын бик авырлык белән чамалап була иде. Адым саен туктап, карт аны элекке юлдан алып китте.

– Кәрванны талаганнар, – дип акланып маташты Барбулсын, тик карт аны ишетмәде, ахрысы.

Шактый озак бардылар. Ниһаять, карт туктады. Мәчеткә кадәр дә күп калмаган иде. Барбулсынның билбауга тагылган кыска көрәгенә ымлап, карт саран гына елмаеп куйды:

– Хәзинә табарга күнектең син. Тик онытма: бу – соңгысы.

– Беләм, – дип пышылдады Барбулсын.

– Мәчеткә карап туп-туры өч йөз адым атла да казый башла.

Кышкы төндә япан кыр уртасында Барбулсын берүзе басып калды.

Өч йөзенче адымын атлаганда ул мәчет ишеге төбенә килеп җиткән иде. Караңгыны ертып атардай булып тирә-якка каранды. Мәчет артында нинди карачкылар соң ул? Бер-бер артлы тезелеп басканнар. Юк, күзенә генә күренәдер. Мондый кышкы караңгы төндә кем йөрсен анда… Ашыгырга кирәк, көн күзен ачканчы хәзинәне алып китәргә… Туң җирне чокуы җиңел булмас.

Ачлыктан киселгән карт бүре миңгерәү киеккә ташлангандай, ул карны ерып туң җиргә ябышты. Салкын җил, сидрәгән җиләне аша үтеп ябык тәнен кисә, җелегенә үтә, ул моны сизми, тешен кысып, канлы авазын эченә йотып, кыска көрәге белән җирне кыйный.

Чокыр зурая, тирәнәя, ә Барбулсын хәзинәгә һич төшеп җитә алмый. Ул инде туңны узды, казуы җиңелләште. Тирәнлеге тездән… билдән… күкрәктән… Көрәкнең ниндидер каты әйбергә тиеп сискәнүен кулы белән түгел, ул йөрәге белән искәрде. Туфрак җылы иде, Барбулсын, капшанып, күн калта тартып чыгарды.

Чокырдан чыкканда сыек кына таң сызылган иде. Ул калтаның авырлыгын чамалады. Хәер, ниен чамалыйсың, ике учка сыярлык калта. Чигелгән язуы да бар икән. Төсе уңган хәрефләрне кыенлык белән укыды: «И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр». Ләкин сүзләрнең мәгънәсе аңына барып җитмәде, ул калтаны куенына тыгып, Болак тамагындагы Таһир мунчасына ашыкты. Кылый күзле мунчачы аны сәерсенеп каршы алса да, сүз әйтмәде, мунча әле суынмаган, кайнар су бар, юынсын. Заманасы шундый, кемнең кем икәнен белер хәл юк. Саксыз сүз әйтсәң, бугазлап китәргә дә күп сорамаслар. Барбулсын иске киемнәрен салып ташлады.

– Боларын яндыр, яңа киемнәр китер!

– Акчаң бармы соң? – Мунчачы аңа шикләнеп, яратмыйча карады. Барбулсын коточкыч ябык, тире дә сөяк кенә, йөзендә газаплы елмаю катып калган, үзеннән кабер исе аңкый – андыйны кем яратсын? Кем шикләнмәсен?

– Акча бездә бер букча! Күрмисеңмени? – Ул мунчачының борын очында күн калтасын болгады.

– Букча! – дип авызын кыйшатты тегесе. – Эчендә ни?

Калтага бакыр акча тутырылган иде. Мунчачы күзенә якын ук китереп бакырдагы язуны укыды: «Мәскәү акчасы будыр».

– Мәскәү акчасы!

Таң тишегеннән торып мунчага килгән берничә кеше Барбулсынга борылып карады. Янәшәдә генә чишенеп торган чулак картның йөзенә нәфрәт бәреп чыкты:

– Менә шулар дөньяны болгата, – диде ул, ысылдап. – Мәскәү акчасына!

– Монысы бик арзанга сатылган, – диде икенче берәү.

Барбулсын аларга каршы берни әйтмичә эчкә кереп китте. Сине сатлык дип уйлыйлар икән, киресенә ышандырып маташу – ахмаклык. Эссе һава йөзен этеп алды, кайнар бармаклары суык качып калган култык астына, бот араларына үтеп керде. А! Фани дөньяның иң кәттә рәхәте мунчада! Иң бөек ләззәт – сафлану, пакьләнү ләззәте!

Тәне кызарып пешкәнче, һәр күзәнәгеннән тамчысына кадәр суыкны куганчы чабынды – каен дүркәсе яшел боламыкка әйләнде. Озаклап юынганнан соң киенү бүлмәсенә чыккан иде, мунчачы инде үзгә! Ләббәйкә битлеген киеп куйган, күзендә эт тугрылыгы.

– Теге чулак, – диде ул, пышылдап, – заманында урыска яу чапкан кеше…

– Син хатыныңның итәк астына качкан идеңме? – дип сорады Барбулсын. Шымчы имәнеп китте, ялгышканын аңлады, кабаланып каядыр юкка чыкты. Барбулсын санын турайтты, кул ишарәсенә кадәр галибанә иде! Хадим китергән кайры тунны иңенә салып, тубал кадәр чалманы башына чалып, исәп-хисапны өзеп, урамга чыкты. Урамда беркем юк, чана сызгыруы да ишетелми, атлар кешнәми, ник бер Казан эте өреп куйсын…

Урамнан барганда – ә ул урыс урамыннан барып ята икән – Барбулсын кесәсендәге калтаны учына алып өскә чөеп алды. Шактый җиңеләйгән икән. Бакыр бакыр инде ул, Мәскәүнеке булса да, бакыр. Кораишта йорт салу, өйләнү турындагы хыяллары сары туфрак кебек кар өстенә коелып калган икән. Йорт тирәсенә мәчет тә салырга иде бит әле исәбе. Барбулсын төкерде. Һәм гарьләнеп битен сөртеп алды. Йә, кем җилгә каршы төкерә инде?!

Бигрәк карун булып чыкты бит әле бу ак япанчалы карт. Соңгы хәзинәсе бөтенләй адәм көлкесе ләса! Нишләп кенә була мондый акча белән?

Эчтән тонык кына гөжләү ишетелгән түбәле биек капка каршында ул туктады. Капка түгел инде бу, кабак, исерекләр урамда күренмәсен өчен шулай биек ясыйлар. Барбулсын, тәвәккәлләп, ишектән эчкә керде. Ихата түрендәге тәбәнәк өй гүя үзе дә исергән, алпан-тилпән килеп бии! Менә аннан чәчен чүлмәкләп алдырган кызыл чырайлы, көрәк сакаллы урыс атылып чыкты, кабак ишеген таба алмыйча чәбәләнде. Барбулсын чак читкә авышып калды. Урыс артыннан чәч-башы тузган марҗа йөгереп чыкты – кулында кисәү агачы! Һа-а, бу бөтенләй яңа дөнья, хатынның ирне кыйнарга дип йөгерүе Барбулсынның канын кузгатып җибәрде, татар башына сыймаслык бу хәл аны әллә нишләтте, теге чүлмәк чәчле урыс урынына үзен марҗадан кудырасы килеп китте, җенси җене котыра башлавын сизеп, тун чабуына кисәк кенә уч төбе белән сукты.

Ишектә тагын бер урыс пәйда булды. «А! Кенәз», – ди-ди, кочаклап, эчкә алып керде, гүяки кичә генә аерылышканнар, гүяки ул – монда үз кеше. Өстәл тирәли биш-алты кеше утыра, һәм, кыяфәтләренә караганда, алар монда берничә көн утырганнар сыман иде.

– Ачы балмы, керчемәме?

Барбулсын ачы бал алып килергә кушты – «байлар, байлар бал эчә!»

Эчендә ачы бал чемердәп утырган кувшинны алдына китереп куйдылар. Эш әйбәт-т кит-те…

– Басурман, син ишеттеңме? – дип бая хатыныннан качып йөгергән чүлмәк чәчле урыс каршына килеп утыргач, ул билбавындагы кыска көрәген барлады. Юлдашың урыс булса, билеңдә балта булсын!

– Мә, эч!

– Син ишеттеңме, безнекеләр Зөя тамагына кирмән салып куйган! – Урыс аның йөзенә карап көлде.

Аякчы тиз генә аны җитәкләп алды да эчке бүлмәгә алып китте.

– Кенәз, син аңа ачуланма, артыгын эчкән.

– Ни дип бытылдый ул?

– Күптән булган хәл бит инде… Җәй көне үк…

– Киләсе җәйгә Идел кичеп монда киләчәкләр! – дип кычкырды кемдер.

– Иң асыл Казан бәкләре безнең якта.

Барбулсынның изри башлаган миенә барып җитте – болар бәйрәм итә, хәзер болар дәвере! Мәскәүләр Иделнең Тау ягын – ул туып-үскән җирләрне кул астына алган! Аның ата-баба җирен!

– Тау ягы кешеләре төркем-төркем Мәскәү патшасына ант итә!

– Керчемә! – дип кычкырды Барбулсын. Балдан бушаган кувшинны тәгәрәтеп җибәрде. – Димәк, сугыш була.

– Сугыш? Сезгәме сугышырга? – дип хахылдап көлде бер урыс. – Мәскәү гаскәрен беркем җиңә алмый хәзер.

Барбулсын кизәнеп өстәлгә сукмакчы иде дә… кайда утырганын искә төшерде. Кемлегеңне күрсәтә башласаң, хәбәрсез югалырсың, гәүдәңне дә таба алмаслар. Хәер, аны кем эзләсен? Елан авызына үзе килеп керде бит!

– Урыслар яхшы халык, – диде ул, кинәт башланган очкылыгын басарга тырышып. – Киң күңелле… Минем бер колым бар иде. Янчура. Хәзер ул беләсезме кем? Хәзер ул – зур кеше.

Күтәрелеп караса – күзенә күренәме соң – каршында Янчура басып тора.

– Морзам, мин сине икенче көн эзлим. Әйдә. Кузгалыйк. – Янчура аны җитәкләп торгызды. – Бөтенләй дуңгыз булгансың ич.

Шулвакыт ишектән сылу гәүдәле бер кыз-хатын килеп керде. Йөзе бераз сулган, әмма чибәрлеген җуймаган әле – өй эче яктырып киткәндәй булды. Сызылып киткән кара кашлы, карлыган күзле, ирене кып-кызыл чиядәй сусылланып тора. Барбулсынның йөзе акбурдай агарып, үзе акрын гына урындыкка сеңде. Ул арада кыз-хатын түр бүлмәгә кереп күздән дә югалды. Күзе бозланган Барбулсынның ком сыман иреннәре арасыннан бер генә сүз шуышып чыкты:

– Әнием?..

Янчура гаҗизләнеп башын чайкады – тәмам килеп җиткән бу, ярга чыгасы гына калган. Ләкин Барбулсын, киресенчә, айныган, кинәт пәйда булган кыз-хатын аны чиктән тыш тетрәндергән иде. Акылы белән ул аңлый да сыман – бу хатын аңа берничек тә әни була алмый, соңгы тапкыр күргәндәгечә шулай яшь, шундый чибәр килеш саклана алмый! Тик күз дә алдамый бит – яңа гына каршысыннан әнисе узып китте!

– Кем иде ул?

Янчура аның соравын аңлады. Морзаның исерүе җиткән, ташы кызган, хәзер аңа марҗа кирәк… табигый. Тик бу хатынга өметен сузып кына ялгыша ул.

– Кабаклы Әндринең кәнизәге ул.

– Күпмегә сата?

– Морзам…

– Бар, кереп белеш!

– Ихтыярың, морзам. Тик юк эш белән йөрисең.

Янчурага ияреп чәчен чүлмәкләп алдырган баягы урыс чыкты.

– Ха, басурман! Марфа ошадымы? Рәт беләсең, ә?

– Күпме тора?

– Акчаң җитмәс.

– Бәяңне әйт!

– Биш дирһәм!

Барбулсын кесәсеннән күн калтаны суырып чыгарды. Селкеп карады. Барысы да гөр килеп көлеште. Калта буш иде.

– Кит! – диде урыс, аны ишеккә этеп. – Йолкыш… Марфа кирәк булган аңа.

Эчкечеләргә шул җитә калды. Бармак төртеп тагын Барбулсыннан көлә башладылар:

– Марфа кирәк булса, калтаң калын булсын.

– Шулай!

– Бүген аңарда синең кайгы юк әле, әнә бит әнисенең поминкасыннан кайтты.

– Анастасия түти аның әнисе идемени?

– Әйе. Аксак Әләксәй аны заманында Метри атаманнан сатып алган, чукындырганнан соң өйләнеп тә куйган.

– Туфрагы йомшак булсын, – дип исерекләр әлкен-сәлкен генә чукынып алды. – Бик пөхтә, бик дини карчык иде.

– Дини, – дип көлемсерәде кысык күзле урыс, ул моңарчы сүзгә кушылмыйча ат кылыдай кап-кара чәчен сыпыргалап утыра иде. – Үлгәндә Алла дип кычкырган, шуны беләсезме соң? Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый.

Барбулсын аларны тыңлап тормады, үз-үзен белештермичә түр бүлмәнең ишегенә омтылды. Омтылды… һәм чүлмәк чәчле урысның аягына чалынып идәнгә килеп төште. Урамда гына аңына килде ул. Янчура аны аягына бастырып маташа иде. Барбулсын әллә кайдан ургылып чыккан тиле гайрәт белән элекке колының йөзенә чәпәде:

– Кит!

Ялгызы алпан-тилпән урам буйлап йөгерде.

Җирне караңгы капкан иде инде.

Барбулсын Кырым капкасына ашыкты.

– Йа Тәңрем, нигә мин шулкадәр бәхетсез?

Ул инде бүтән бернигә дә өметләнми иде. Ак япанчалы карт янәшәдә пәйда булмас, иңенә кулын салмас. Ул бит кистереп әйтте теге юлы, «Онытма, бу – соңгысы!» – диде. Бик бетәшкән иде карт, бәлки ул үлгәндер дә инде… Тәкъдир дә үләме икән? Барбулсын исән бит әле! Ә чыкмаган җанда һәрвакыт өмет була.

– Йа Тәңрем!

Барбулсын, чалмасын өскәрәк күтәреп, маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртте. Нигә ул мондый көнгә калды соң әле? Яхшы ата, яхшы ананың игелекле улы булырга тиеш иде бит ул. Инде гомеренең азагына якынлаша, бу җирдә – үз җирендә! – сыңар казыгы да кагылмаган, соңгы сулышында су бирергә беркеме юк… Нигә тәкъдир шундый? Әле кайчан гына үз язмышы үз кулында түгел идеме соң?

Җавап юк. Бары тик салкын күккә карап сөрән салырга язган:

– Йа Тәңрем! Ярдәм ит миңа…

Юк, бернинди дә ярдәм булмас.

– Тәңре мәрхәмәтле… – Япанчалы карт аны каралып торган мәчет манарасына таба әйдәде.

– Аксакал! Бүтән чарам юк иде, кичер. Мин әниемне таптым!

– Бу сүзләрне мин күптән көтә идем.

– Беләсеңме, ул моннан ерак та түгел. Урыс өендә ул! Кабакта…

– Тимер коршаулы имән сандыкка тиенгәч…

– Мин ул чакта яшь идем, юләр идем. А-ай, аксакал, син дә акыл бирмәгәнсең…

– Чүлмәктәге хәзинә…

– Узган эшкә салават! Биш дирһәм, биш дирһәм кирәк әнине коткарырга.

– Калтадагы акча нәкъ биш дирһәм иде.

– Кичер, аксакал, кичер…

– Миннән түгел, әниеңнән сорарсың кичерүне… Барып җиткәч.

Бу юлы бик озак бардылар. Бераз атлагач та карт таягына таянып ял итә, йөткерә, авыр сулый. Мәчеткә килеп җиткәч, ул ниндидер дога укып алды. Барбулсын теге вакытта күргән карачкыларны шәйләп, аркасыннан салкын йөгерде – кабер ташлары икән ич! Мәчет зират янына салынган икән.

Зиратка ун адымнар кала карт туктады.

– Менә шунда казы!

Тездән… билдән… күкрәктән… муеннан…

Хәзинә юк иде. Хәзер инде аңлашылды – ак япанчалы карт аны алдады. Алдады да качты. Әйе, дөрес, әүвәлге сүзе хак булган – өч тапкыр гына өлеш язган икән гомеренә… Картны гаепләүдән ни файда? Аңлый, аңлый Барбулсын, монда берни дә юк – алтын да, көмеш тә, бакыр да! Тик күңеле ышанмый, бәлки монда түгел, тегендәрәктер? Нәфес яшәтә кешене! Инде чокыр тагын да тирәнәйде, киңәйде, сузылды – тик хәзинә барыбер юк иде.

Мышный-мышный чокырдан чыкты Барбулсын. Кышкы озын төн узып бара, тик кояш чыкмаска охшаган. Ул калтыранып куйды. Кыяфәте кызганыч иде – киеме теткәләнеп беткән, тезләре суелган, учы тоташ чи ит… Шаккатып чокырга карады, берүзе шуны казыдымы? Кинәт чокыр төбендә нидер кымшанган кебек булды. Кеше түгелме соң? Ике кулын аңа таба суза… Йөзе шундый таныш – яңа туган ай сыман көләч йөз… Чакыра, чакыра бит!

– Әнием!

Барбулсын, кочагын җәеп, үзе казыган тирән чокырга ташланды.

Шуны гына көтеп торгандай чокырга ике шәүлә якынлашты.

– Җирләргә кирәк, – диде япанчалы карт кабер якасына ук килеп баскан Янчурага.

– Болай гынамы?

Карт япанчасын салып Янчурага сузды:

– Менә… кәфенлек…

– Болай гына әллә ничек…

– Йоласы шундый. Тигезсез яуда башын салды ул.

– Ясин чыгарга иде бит.

– Укы соң…

– Мин бит кире үз динемә кайттым. Мин – Василий!

Ак япанчалы карт елмайды, ул инде җирдә бик озак яши һәм бернигә дә гаҗәпләнми иде.

– Борчылма, күктә фәрештәләр укыр.

Янчура тирә-якка колак салды, башын күтәреп салкын күк гөмбәзенә карады – берни ишетелми, беркем күренми иде.

Ркаил Зәйдулла

Фото: Максим Платонов/ Реальное время

 


Фикер өстәү