Татарстанда бер хатын урамда эскәмиядә утырганда үлеп киткән

Кичә көндезге унберләр тирәсендә Чаллының Сидоровка бистәсендә очраклы үтеп баручылар «ашыгыч ярдәм» чакырганнар.

Күрсәтелгән адрес буенча килгәч йорт подъезды янындагы эскәмиядә хатын-кыз ятканын күреп алганнар. Аңа медицина ярдәме күрсәтеп тормаганнар, чөнки ул үлгән булган.

Кесәсендә табылган документлардан 59 яшьлек хатынның Чаллыга Сарман районыннан килгәнен ачыклаганнар. Судмедэкспертиза мәгълүматлары буенча, ул ике сәгать чамасы вафат булган.

Үлемнең сәбәбе мәетне ярганнан соң билгеле булачак, дип хәбәр иттә Челнинские известия.


Фикер өстәү