22 августтан алып 10 сентябрьгә кадәр беренче тапкыр Татарстан авыллары буенча “Мөмкинлекләр вакыты” яшьләр туры узды. Проектта 100 авыл җирлегеннән 5000 нән артык кеше катнашты.
– “Мөмкинлекләр вакыты” – яңартылган проект. Президент ярдәме белән без авыллар буенча зур марафонны тормышка ашырдык. Әлеге автобус турында 100 авыл җирлегеннән яшьләр катнашты. Бу безнең өчен авыл территорияләрен үстерү буенча командалар формалашуы тарихы булды, — диде Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.
Тимур Сөләйманов сүзләренчә, “Авыл көче” эшлекле уены анда яшьләр генә түгел, район хакимияте, авыл җирлекләре вәкилләре катнашуы белән дә әһәмиятле булды. Әлеге уенда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр конкрет авыл территориясен билгеләп, киләчәк образын төзеделәр.
– Уен авылларда, районда нинди мохит булырга тиешлеген программалаштырудан гыйбарәт иде. Катнашучылар яшьләр сәясәтенең тармак инфраструктурасы турында гына түгел, яшьләр өчен барлык булган мөмкинлекләрне, эчтәлекле программалар турында да фикер алыштылар.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, авыл җирлекләреннән һөнәри әзерләү, квалификацияне күтәрү буенча күп сораулар килә.
– Моның өчен безнең республикада фәнни һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. “Мөмкинлекләр вакыты” кебек проектлар күбрәк булса, без авыллардан яшьләрнең китү проблемасын хәл итәчәкбез, дип уйлыйм. Проектның дәвам итүен һәм алга таба да үсеш алуын телибез, — диде ул.
Ләйсән САФИНА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat