Лилия Галимова: Әле күптән түгел генә коронавирус белән авырып алган министрлар бар

Коронавируска бәйле вазгыять ни хәлдә? Россия Президенты Владимир Путин кебек үк, республика Президенты үзизоляциягә җыенмыймы? Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул сорауга ачыклык кертте.

Мәгълүм булганча, дәүләт башлыгы Владимир Путин, үз даирәсендә күп санда коронавирус йоктыручылар булу сәбәпле, үзизоляция шартларына күчәргә мәҗбүр булды.

— Бездә үзизоляциядәге кешеләр дә, хастаханәләрдә ятучылар да бар. Тик бу югары җитәкчелек вәкилләре түгел, ә кайбер хезмәткәрләр. Министрлар арасында инде коронавирус белән чирләп алучылар булды. Кайберләре әле күптән түгел генә сәламәтләнде. Коронавирус берәүне дә читләтеп үтми бит ул, — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, вазгыять киеренке саклана. «Тынычланырга һәм барысы да яхшы дип уйларга кирәкми. Чынлыкта, бик күп кеше авырый», — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү


9790