Песков Путин тирәсендәге коронавирус йоктырган дистәләрчә кешенең кемнәр булуын әйткән

Владимир Путин тирәсендәге COVID-19 йоктырган дистәләрчә кеше – Президентның эшчәнлеген һәм иминлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр, дигән Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистлар белән үткәрелгән брифингта.

“Дәүләт башлыгының эшчәнлеген, аның иминлеген тәэмин итүдә катнашучылар бу. Әлбәттә, бу эштә күп кеше катнаша. Кемдер чирләгән булган. Төркемдә үзара аралашу күпләрнең чир йоктыруына китергән”, – дип аңлаткан ул.

Песков билгеләп үткәнчә, Путин белән эшләүчеләрнең барысы да диярлек коронавирустан прививка ясаткан. Әмма прививка реанимациягә эләгүдән һәм үлемнән саклап калса да, коронавирусның җиңелчә формасыннан саклый алмый, дип аңлатып үткән Кремль вәкиле.

Шул ук вакытта вакцинация узган дистәләрчә кешенең коронавирус йоктыруы Россия препаратларының нәтиҗәсенә шик төшерә алмый, дип басым ясап әйткән Песков. Ул Президентка хезмәт күрсәтүчеләр арасында берсенең дә ковидтан авыр формада чирләмәвен өстәгән.

Песков әйтүенчә, Путин әле тагын ким дигәндә бер атна үзизоляциядә булачак.


Фикер өстәү