Көзге сессия ачыла. Президент Дәүләт Советына Юлламасын 8 октябрьдә җиткерәчәк

Бүген  Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды. Анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ике утырышын уздыру турында карар кабул ителде.

Парламентның көзге сессиясе 23 сентябрьдә чираттагы – егерме дүртенче утырыш белән башланып китәчәк. Егерме бишенче утырышы исә 8 октябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Татарстан Президенты анда Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән чыгачак.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, егерме дүртенче утырышның көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме белән 26 мәсьәлә кертелгән. Шул исәптән – 19 республика законы проекты һәм 2 федераль закон проекты. Аерым алганда, административ хокук бозулар турында Татарстан Кодексына, Җир, Гаилә кодексларына үзгәрешләр кертү турында, транспорт салымы, оешмалар милкенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.

2022 елга республика бюджетын әзерләүгә бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем һәм мәктәп белеме бирүне финанслау нормативларын раслау турында ике закон проекты каралачак. Узган елда билгеләнгән нормативларны киләсе елда 5%ка арттыру күздә тотылган. Закон проектларында укучылар санының 17,8 меңгә артуын да исәпкә алганнар.

Егерме дүртенче утырышта Дәүләт Советының Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате дә каралачак. Биредә сүз торак шартларын яхшыртканда Ана (гаилә) капиталын файдалану турында бара. Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү сәбәпле хәзерге вакытта социаль ипотека программасында катнашучылар аны ипотека кредитын каплауга тота алмый. Шул рәвешле Татарстанда 4 мең кеше бу акчадан файдалануга бәйле кыенлыклар кичерә.

Ә инде 8 октябрьдә үткәреләчәк егерме бишенче утырышның көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – «Республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына еллык Юлламасы» мәсьәләсе кертелгән.


Фикер өстәү