«Бердәм Россия» республика халкыннан 6 мең мөрәҗәгать туплаган

«Бердәм Россия» Татарстанда «Мой депутат» платформасы һәм күчмә кабул итү бүлекләре аша республикада яшәүчеләрдән 6 мең мөрәҗәгать туплаган. Бу хакта партиянең Татарстандагы бүлеге секретаре урынбасары,  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җиткерде.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, мобиль кабул итү бүлекләре урнашкан 6 автобус республика район һәм шәһәрләрендә 600 тукталыш ясаган. Шул рәвешле, халыктан ай ярым вакыт эчендә 4,5 мең гозер һәм фикер тупланган. Депутатлар, район башлыклары көн саен «Минем депутат» кабул итү проектында катнашып, сайт һәм мобиль кабул итү бүлмәләре аша наказлар калдырган кешеләр белән элемтәгә керде.  Телефоннан сөйләшеп, өч меңнән артык кеше белән аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Халыктан сораулар арасында беренче урында юл һәм торак-коммуналь хуҗалыктагы проблемалар тора. Мөрәҗәгатьләрнең 26 проценты әнә шундый мәсьәләләргә кагыла. Сорауларның 14 проценты халыкны социаль яклау өлкәсе – күпбалалы гаиләләргә, авыру сабый тәрбияләүчеләргә, авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле. Баксаң, күп кенә кешеләр дәүләттән үзләренә нинди ярдәм тиешлеген дә белми икән.  Депутатларга килгән гозерләргә караганда, Татарстан халкы әйләнә-тирәне төзекләндерү турында да борчыла. Сорауларның 10 проценты шул хакта.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, көн кадагындагы мөһим сораулар «Бердәм Россия»нең халык программасына кертелгән.

– Хәзер әлеге сорауларны, мөрәҗәгать һәм фикерләрне анализлау, аларны хәл итү максатыннан Татарстан Хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерләү өчен зур эш башкарасы бар, – диде Юрий Камалтынов. – Минемчә, без «Бердәм Россия» кандидатлары лидеры Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсен үтәдек, ул, барлык сайлау алды эше сайлаучылар белән турыдан-туры аралашуга юнәлтелергә тиеш, диде. Барлык республика программаларын, партия проектларын без гражданнарыбыз белән берлектә, аларның фикерләре, теләкләре, идеяләре һәм тәкъдимнәре нигезендә гамәлгә ашырабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү