Сайлау көннәрендә Казанда әбиләр һәм профессиональ шеф-поварлар арасында гастрономия бәйгесе узачак

Казанда 18-19 сентябрьдә «Тәмле Казан» традицион гастрономия фестивале узачак. Фестиваль алтынчы тапкыр уздырыла, беренче тапкыр «Әбиләр шеф-поварларга каршы» бәйге-тамашасы узачак. Бу хакта башкаланың туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Ризыкны әбиләр сайлаячак. Үзләренә нәрсә ошый – шуны пешерәчәкләр. Ә шеф-повар шундый ук ризык әзерләргә тиеш. Кемнеке тәмлерәк икәнен фестиваль кунаклары хәл итә», – диде Дарья Санникова.
Фестиваль Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда сәгать иртәнге 10нан кичке 9га кадәр узачак. Фестиваль кунаклары өчен оештыручылар әйдәп баручы шеф-поварлардан мастер-класслар, конкурслар, республикада яшәүче халыкларның милли кухнясы, чәй тантанасы әзерләгән. Үз продукциясен фермерлар тәкъдим итәчәк. Ярминкәгә 17 предприятие ит ризыклары, милли тәм-томнар, сырлар, виноград эчемлекләре һәм башка товарлар алып киләчәк.


Фикер өстәү