“Галиҗәнап шагыйрь” циклының чираттагысы Саҗидә Сөләймановага багышланачак

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк “Галиҗәнап шагыйрь” циклының чираттагысы татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләймановага багышланган.

Әлеге цикл Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән татар әдәбиятын барлау һәм таныту йөзеннән башлап җибәрелде.  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗәнап шагыйрь» дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклын оештыру дәвам итә.

Саҗидә Сөләймановага багышланган кичә 2021 елның 4 октябрендә булачак.

 

 

 


Фикер өстәү