Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын рәисе итеп сайланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы җитәкчесе итеп сайланды. Директорлар Советы утырышында тавыш бирү юлы белән шундый карар кабул ителде.

Президент «Туполев»ның Директорлар советы рәисе вазыйфасында предприятиенең нәтиҗәле эшләве өчен төрле мәсьәләләрне хәл кылу белән шөгыльләнәчәк.

– Авиация заводы – безнең өчен стратегик завод. Без Берләштерелгән Авиатөзелеш корпорациясе, «Росстех», коллегалар белән Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә авиация комплексының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә телибез. Башка бернинди максат та, бернинди бурыч та юк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Предприятие мәнфәгатьләрендә җирле мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәкбез. Россиянең авиация файдасына эшләячәкбез.

Сүз уңаеннан, Казан авиация заводында ТУ-214 самолетлары җитештерелә, ТУ-22М3, ТУ-160 бомбардировщиклары ремонтлана һәм яңартыла. Моннан тыш 2015 елдан ТУ-160 стратегик бомбардировщикларны җитештерү яңартылды.

«Туполев» ГАҖ – ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге самолетларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы Россия предприятиесе. Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе стратегик һәм махсус авиация дивизионының төп предприятиесе. С.П. Горбунов исем. Казан авиация заводын филиал буларак үз эченә ала.


Фикер өстәү