#МойТатарстан фотоконкурсы старт ала: IPhone 12 отарга мөмкин

2021 елның 17 сентябреннән «Халык контроле» проекты кысаларында #МойТатарстан фотоконкурсы старт ала, ул 3 көн: 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә узачак.

Фотоконкурста катнашу шартлары:
— Үз сайлау участогында селфи ясарга кирәк
— Фотоны #МойТатарстан хэштегы белән Instagram яисә Вконтактта урнаштырырга
— Фотоконкурс нәтиҗәләрен туры эфирда белеп була.

«IPhone 12» ияләрен 17, 18 һәм 19 сентябрьдә һәр сәгать 8:00 дән 20:00 гә кадәр туры эфирында сайлаячаклар. Туры эфир https://vk.com/narodniytatarstan аккаунтында узачак.

19 сентябрьдә, фотоконкурстан тыш, туры эфирда да бик бай күңел ачу программасы һәм концерт узачак, анда татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Концерт программасын Салават Фәтхетдинов ачачак.


Фикер өстәү