Мәгариф министрлыгы сайлау көннәрендә мәктәпләренең эш тәртибен аңлатты

17-18 сентябрьдә, Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә, Татарстан мәктәпләрендә укыту процессы гадәти режимда үтәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 17 һәм 18 сентябрьдә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үткән көннәрдә, уку процессын оештыру белән бәйле бик күп сораулар килү сәбәпле, әти-әниләр һәм укучылар игътибарына министрлык сайтында түбәндәге мәгълүмат урнаштырылды.

17 сентябрьдән 19 сентябрьгәчә дәресләрне музейларда уздыру; күчмә чаралар, экскурсияләр, практик дәресләр оештыру һәм үткәрү; походлар һәм спорт ярышлары уздыру; практик юнәлешле дәресләр үткәрү, проектларны ачык һавада яклау чаралары уздыру күздә тотыла.

Шул рәвешле, сайлау кампаниясе вакытында укыту процессын төп белем бирү программасыннан һәм мәктәпнең уку планыннан тайпылышсыз оештыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү