Андрей Кондратьев: «Тавыш бирү сыйфатлы һәм ачык узарга тиеш»

17 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау башланды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашып, тавыш бирүгә бәйле беренчел мәгълүматлар белән таныштырды. 

Аның әйтүенчә, Россия буенча — 6 мең, Татарстанда — 2810 тавыш бирү участоклары ачылган. «Тавыш бирү ачык һәм сыйфатлы узарга тиеш. Пандемия беркая да китмәде, саклык чаралары күрелә. Барлык участокларда күзәтүчеләр эшли. Алар инде нидер яза, терки, эш бара. 80нән артык мәгълүмат чарасы сайлау барышын яктырта», — диде Андрей Кондратьев.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү