Андрей Кондратьев: «Тавыш бирү мәктәпләр эшенә тәэсир итмәде»

17 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашып, тавыш бирүгә бәйле беренчел мәгълүматлар белән таныштырды. 

Андрей Кондратьев әйтүенчә, тавыш бирү хокукына Россия күләмендә 108 млн, Татарстан буенча 2,9 млн кеше ия. «2 млн россияле читтә. Шуңа да 144 илдә 384 сайлау участогы ачылды», — дип аңлатты ул.

Татарстандагы сайлау участокларына килгәндә, рәис инде кайберләренең эшчәнлеге белән видеокүзәтү аша танышып өлгергән. «25 участокның 18е — урта белем бирү мәктәпләрендә ачылды. Сайлаулар белем бирү процессына берничек тә йогынты ясамады. Мәктәпләр штат режимында эшләвен дәвам итә», — диде Андрей Кондратьев.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү