Халыкның бердәнбер көтүлек җирләрен алмакчылар 

Редакциябезгә Кукмара районының Бакча-Сарай авылы халкыннан борчулы хат килеп иреште. Аларның бердәнбер булган көтүлек җирләрен тартып алмакчы булалар икән. Вазгыятьне үз күзләребез күреп бәяләр өчен юлга кузгалдык.

24 хуҗалыкка – 68 сыер

38 гектар мәйданны биләп торган әлеге җирләрдә гомер бакый көтү йөргән. Колхоз көтүе дә, хуҗалыкныкы да. Колхоз таралгач, халык бөтенләй эшсез кала. Һәм яшәр өчен төп керемне алар мал асрап таба башлый. Бакча-Сарай авылы зур түгел. Аның нибары 24 хуҗалыгы бар. Ләкин безнең аны һич кенә дә бетеп баручы авыллар исемлегенә кертәсебез килми. Табигате бик матур. Халыкның бакча башларыннан ук урман башлана. Күлләрендә күпләп кош-кортлар коена. Фермер хуҗалыгы бар. Йортлары төзек, матур. Ел саен 1әр мең сум үзара салым акчасы җыеп, урам юлларын төзекләндереп торалар. Халкы тырыш һәм иманлы. Мәчетләре бар. Күпләр намаз укый, хаҗга барып кайтучылар гына да бу авылда унлап кеше. Авылда һәр кеше терлек тота. Яшьләр арасында җидешәр-сигезәр сыер савучылар бар. Көтүгә 68 сыер гына чыга. Таналар, сарыклар да ишле. Әйтергә кирәк, гөрләп торган кайбер авылларда да бу кадәрле терлек күреп булмый. Авылның кибете дә, мәктәбе дә, балалар бакчасы да, клубы да юк. Бердәнбер юанычлары – терлек асрау.

Безне авыл башында, көтүлек җирендә бер төркем халык каршы алды. Авылның киләчәгенә битараф булмаган 30лап кешенең күзендә – өмет һәм ышаныч.  Сүзне иң элек авылның аксакалы, гомер буе шушында яшәгән Назыйм Һадиев алды.

– Безнең бөтен байлыгыбыз, карап торган юанычыбыз – менә шушы көтүлек. Дөресен әйткәндә, монда тәмәке төпчеген дә ташламыйлар, чөнки ул – безнең өчен, чыннан да, кадерле урын. Карап, чистартып, күз карасыдай саклый торган чирәмлегебез. «Вахит» хуҗалыгын гел мактыйлар. Бик әйбәт. Без дә бер яман сүз әйтмибез аларга карата. Сөтне без дә аларга бирәбез. Пай җирләре дә шунда. Аның өчен саламын, ашлыгын да бирә. Тик шушы көтүлек җиребезгә генә тимәсеннәр иде. Безгә артыгы кирәкми. Дәүләттән дә әллә ни сорамыйбыз.  Безнең халык элек-электән тырыш булды. Барысын да үз көче белән булдыра торган. Шушы авылыбызда эшләп яшәр өчен комачауламасыннар гына, – ди Назыйм Һадиев.

Фермер Айнур Гәрәев тә авылдашының сүзен куәтләде.

– Без башлыча мал асрап көн күрәбез. Төп керем – сөттән. Аны бүген 21 сумнан тапшырабыз. Ләкин бу аз инде. Аларның бәяләре бераз булса да арттырылса, яхшы булыр иде. Малларны сарайда тотып асрый башласак, аның бер файдасы да булмаячак. Болай бит алар елның биш аен болында үткәрә, – диде ул.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Резидә Гәрәева да сигез сыер сава.

– Балалар белән бергәләп, моңа кадәр 25 малдан да ким асраганыбыз юк. Бабай белән икебез дә пенсиядә. Алай гына җиткереп булмый бит. Чыгымнар күп. Балаларга да ярдәм итәсе килә. Сөттән ай саен 30–40 мең сум акча алабыз. Хәзергә кадәр тормышыбыз әйбәт булды. Шушы табигате генә дә ни тора бит авылыбызның, халык та бик бердәм бездә. Үлем-китем булса да, дәррәү кубабыз, – диде ул.

Җир хуҗасы

Эш шунда ки: халык әйтүе буенча, үз вакытында әлеге җирләрне «Вамин» җәмгыяте рәсмиләштергән булган. Ул таркалганнан соң, әлеге җирләр «Татагролизинг»ка күчкән. «Вахит» хуҗалыгы шушы тирәдәге берничә авылны үз канаты астына алып, биредә эшли башлагач, җирләрне сатып алган. Шуңа күрә рәсми рәвештә бу җирләр шушы хуҗалыкка карый. Тик моңа кадәр алар эшкәртелмәгән, берни дә чәчелмәгән булган. «Көтүлек җирләрен сөрергә җыеналар икән», – дигән хәбәр халык арасында бер атна элек таралган. Дөрес, өч ел элек тә әлеге җирләргә техника кертмәкче булганнар. Ул чагында да халык шулай бердәм булып, кубарылып чыккач, уртак фикергә килә алганнар. Тик бу юлы хәлләр тагын да җитдирәккә охшап тора.

– 90 ел көтүлек булып торган җирләрне кем кемнән алган да, ничек шулай килеп чыккан? Безгә шунысы да аңлашылмый, – дип аптырый Назыйм Һадиев.

– Малларны башка урынга куып була торган булса, бу кадәрле борчылмас та идек. Андый җир юк бит, – ди авыл имамы Азат Һадиев. – Урманга көтү кертергә дә, агач алырга керергә дә ярамый. Инде болай да сөтнең бәясе булмау аркасында, яшьләр мал асрау яклы түгел. 45 чакрым ераклыктагы Нократ Аланына барып эшлиләр. Эше булса, монда гына йөрерләр иде. Безнең монда кече эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә торган түгел бит. Инде җирләрне алып, кешене малдан да биздермәкче булалар. Югыйсә хөкүмәт, сыерларны арттырыгыз, дип тора. Моннан соң без яшьләргә ничек: «Авылда калыгыз», – дип әйтә алабыз?

Юл газабы

Бакча-Сарайга керә торган юллар да бик начар хәлдә. Авылның мәктәп яшендәге 10 укучысы бар. Аларның бишесе – Яңа Сәрдекнең

башлангыч, бишесе Сәрдекбаш урта мәктәбенә йөреп укый. Тагын дүрт бала Яңа Сәрдектәге бакчага йөри. Әлеге авылга балалар 3 чакрым араны җәяүләп бара. Сәрдекбашка автобус йөртә, тик юллар начар булу сәбәпле, анысы да балаларны авылның эченә үк кереп ала алмый.

– Безнең өч балабыз бар, – диде Чулпан Һадиева. – Берсе Сәрдекбаш мәктәбенә укырга йөри. Икенчесен быел балалар бакчасына бирдек. Укучы балабыз автобусның беренче рейсына алты тулып егерме минутта чыгып китә. Бик кыен. Кышын кар явып узган көннәрдә, трактор килгәнче, тездән кар ерып чыккан көннәр дә күп булды. Шушы юлларны карап, автобусны авыл эченә кертерлек итеп ясасалар, бик яхшы булыр иде.

– Инде моңарчы беркемгә бер нәрсә әйтмәдек. Шушы юлсыз юлдан да йөрергә риза идек, – дип сүзгә кушыла Азат Һадиев. – Мәктәбе, балалар бакчасы да булмауга да күндек. Клубы, кибете турында да әйтмим. Ә монда инде ахыргы, бердәнбер тоткабызны да тартып алмакчы булганда, халык риза түгел, әлбәттә. Мондый юл белән алган очракта да, ул җирләрнең куанычын күрерләр микән соң?

«Керми чарам юк»

Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев бу мәсьәлә буенча район башлыгы Сергей Димитриев белән дә сөйләшкән. Кыскасы, бу хәлләрдән ул да хәбәрдар. Тик, кызганыч, ике көн дәвамында шалтыратсак та, район башлыгының үзе белән элемтәгә чыга алмадык.

– Бу минем генә көч җитә торган мәсьәлә түгел. Халыкны да аңлыйм. Аларга көтүне кайдадыр йөртергә кирәк. Шул ук вакытта закон буенча Нәфыйк Факилович («Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе) та хаклы. Ике арада сөйләшү булып, уртак фикергә килерләр дип өметләнәм, – ди Илгиз Нәбиев.

Юллар мәсьәләсенә килгәндә, башлык әйтүенчә, киләсе елга алар республика программасына керергә планлаштыралар.

Халыкның фикерен «Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновкә җиткердек.  Аның аңлатуынча, «Вамин» чорында бу тирәләрдә 3000 гектар җир булган. Шуларның барысын таркатып, чәчеп бетергәннәр.

– Хәзерге вакытта берничә авылда 1600 гектар җиребез бар. 1800 баш терлекне шулай ук ашатырга кирәк. Әле тагын яңа мегаферма ачылачак. Халыкка  әйбәт булсын дип кенә эшләп булмый бит инде. Безгә дә яшәргә кирәк. Малларга ашлык җиткерә алмыйм. Быел минем ярты елга җитәрлек азыгым бар. Әле ярый узган елгы запаслар бар иде. Җирләрне берничек тә калдырып булмый, – ди ул.

Нәфыйк Хөсәенов әйтүенчә, халыкның сөрүлеккә дигән җирдән кала да урыннары бар.

– Аларның җирләре күп анда. 38 гектар гына да түгелдер. Малларны авыл артына, агачлык арасына куарга була. Анда ярамаса, урман янында да көтәргә мөмкин бит. Колхоз җире генә түгел, авыл советы җирләре дә бар анда. Көтү куарлык кына җир табарга буладыр. Башка районнарда да көтүлек җирләре тыгыз, – диде ул. – Сез халык мәнфәгатен кайгыртасыз инде, аңлыйм. Ләкин ярдәм сорап, алар үзләре үк шул колхозга килә бит. Ул булмаса, мин аларга ничек булышыйм соң? Мәсьәләнең шул ягы да бар. Шул ук Тырыш мәктәбе төзегәндә чыгымнарның 10 процентын миңа күтәрәсе була. Мин болай да терлек башы артканчы, ничә еллар дәвамында тимәдем ул җирләргә. Чынлыкта әлегә аларның пай җирләреннән файда күрмәсәм дә, саламын, печәнен, ашлыгын бирәм. Шулай булгач, минем анда керми башка чарам юк.

Әлегә авыл халкы хуҗалык җитәкчесе янына сөйләшүгә килмәгән. Тик килә калсалар, ул аларны кабул итәргә әзер булуын әйтте.

– Ярар, халык белән фикерләшеп, бәлки, көтүлек өчен бер өлешен калдырырбыз да. Техника керткәнче, алар белән сөйләшербез. Бәлки, нидер уйларга булыр. Авыл советы башлыгы белән дә, утырып, җирләрне тагын бер карап чыгарбыз. Бу эш район башлыгы Сергей Димитриев белән сөйләшмичә эшләнмәде. Авыл советы башлыгына да халыкка дөрес итеп аңлатуын сорадым. Вахит авылында моноазык үзәге эшли. Хуҗалыкларга төргәкләп өләшәбез. Аны Тырышның үзенә дә кертергә уйлыйбыз. Моноазык белән булышырбыз, ләкин җирләрен эшкәртмичә булмый. Кергән табыш барыбер халык мәнфәгате өчен тотыла. Минем дә, кергәч, яхшы итеп эшлисем килә, – диде Нәфыйк Хөсәенов.

Әлеге мәсьәлә буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллинга да мөрәҗәгать иттек. Тик ул бу хәлләрне үзе дә бездән генә ишетте.

– Мин сезгә нәрсә әйтергә тиеш? Белмим мин берни дә. «Вахит» хуҗалыгына шалтыратыгыз, – дигәннән башка сүз әйтә алмады.

Чыннан да, «Вахит» – республиканың иң алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә көненә 100 мең тоннага якын сөт кенә савып алына. Аның җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов та – районда гына түгел, республикада да абруйлы кеше. Аның ярдәме белән авылларда инфраструктуралар булдырылды, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары карап тотыла. Халыкка да ярдәме күп тия. Әйе, бу очракта да, закон ягыннан карасак, дөреслек «Вахит» хуҗалыгы ягында. Хәзер инде заманында бу җирләрнең ничек, нинди юллар белән үзләштерелүенең дә очына чыга торган түгел. Тик авыл халкының бүгенгесе һәм киләчәге бар бит әле. Болай да зарланмыйча, үз көчләре белән тормыш итеп ятучы тагын бер авылның язмышына җитәкчеләр битараф калмасын иде, дип өметләник.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәмәтҗанов


Халыкның бердәнбер көтүлек җирләрен алмакчылар ” язмасына фикерләр

  1. Аягынны юрганына карап сузасы. Гади халык тормышын алып барыр очен тырыша . Мал башын арттырмасын ашатырына булмагач.

Фикер өстәү