Васил Шәйхразыев сайлау турында: «Безгә бердәмлек, тырышлык, бер-беребезне аңлау кирәк»

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев башкаланың 3 нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Бирегә ул тормыш иптәше Гөлнур ханым белән килде.

– Кәефләр бик әйбәт. Сайлауга әзерлек әйбәт булды. Республикада зур эшләр башкарыла. Сайлау алдыннан гына түгел, көн саен эшлибез. Республика – ил күләмендә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Команда бар, аның җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт, лидер буларак, өндәп алып бара, үз сүзендә тора, – диде Васил Шәйхразыев.
Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, Дәүләт Думасына сайлау – республика, ил өчен бик мөһим вакыйга.
– Пандемия безнең тормышка үзгәрешләр кертте. Ул икътисадка да йогынты ясады. Хәзер барыбыз да бу авырлыклардан акрынлап чыгып барабыз, ләкин әле очы күренми. Шуңа күрә безгә бердәмлек, тырышлык, бер-беребезне аңлау кирәк, – ди Васил Шәйхразыев. – Без Татарстанда актив сайлап, депутат корпусын зурайта алдык. Бу – безнең өчен мөһим. Мөһим мәсьәләләрне күбрәк тормышка ашыра алабыз. Без моңа ышанабыз. Шуның өчен сайлауга килеп тавыш бирдек.
Васил Шәйхразыев беренче тапкыр сайлауга баруын да бик яхшы хәтерли.
– Мин – Советлар Союзы баласы. 18 яшь тулгач, армия сафларына алындым. Ерак Көнчыгышта ике ел чик буе заставасында хезмәт иттем. Анда сайлауга барырга туры килде. Сайлау көне – солдатлар өчен ял көне. Бернинди уку-укытулар, стройда йөрүләр юк. Син бу вакытта тавыш бирергә тиеш. Бу ил өчен зур бәйрәм иде, – дип искә алды ул.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү