Татарстанда сайлауның беренче көнендә барлык сайлаучыларның 32,1 проценты тавыш биргән

Татарстанның сайлау участокларында тавыш бирү барышын 16 меңгә якын күзәтүче тикшерде. 
Моннан тыш, республикага БДБдан күзәтүчеләр дә килгән иде.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

 


Фикер өстәү