Путин электрон тавыш бирү юлын сайлаган

Дума сайлауларының беренче көнендә Путин электрон тавыш бирү системасын кулланган. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итә.

Мондый мәгълүмат күпләрне гаҗәпләндергән, чөнки элегрәк дәүләт башлыгы кәрәзле телефоны юк, дип белдергән иде.

— Президентның чыннан да, гаджеты юк, әмма аның ярдәмчеләренеке бар. Бер ярдәмчесенең телефоны тавыш бирү өчен файдаланылды. Монда барысы да яхшы, — дигән Песков «Говорит Москва» радиостанциясенә.


Фикер өстәү