Прививканың артыгы булмый: коронавирустан ясалганы грипптан сакламый

Көзге җилләр көзге чирләрне дә алып килде. Белгечләр Татарстанда кискен респиратор авырулар (ОРВИ. – Ред.) сезоны башлану турында кисәтә. Шул ук вакытта коронавирус белән авыручылар саны да кимеми.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина, грипп сезоныннан качып котылып булмый, диде. Татарстанга кискен респиратор авырулар сезоны килеп җиткән инде. Чирләүчеләрнең күп буласын да инкарь итмиләр. Мәсәлән, узган атнада гына 160 кеше тикшеренү узган һәм шулар арасында 6 вируслы авыру очрагы ачыкланган. Аның дүртесе – респиратор-синцитиаль вирус, икесе – риновирус очрагы. Киеренке чорда яшәвебезне онытмыйча, саклану чараларын күрергә киңәш итә белгечләр.

Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән башлап югары температура һәм ОРВИ билгеләре күзәтелгән 4,7 мең мәктәп баласын дәресләргә кертмәгәннәр. Узган тәүлектә шушы ук сәбәпләр аркасында 511 баланы мәктәптән кайтарып җибәргәннәр.

Коронавируска бәйле вазгыятькә килгәндә, Роспотребнадзор вәкилләре шулай ук авыруларның артуы турында чаң суга. Узган тәүлектә генә дә 54 яңа очрак ачыкланган. Атна дәвамында 335 очрак теркәлгән. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 9 очракка күбрәк. Моңа да карамастан, медицина тармагы тотрыклы режимда эшли.

Вакцина ясатуның кирәк булуы турында да искәрттеләр. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, 1 млн 53 мең 216 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 921 меңнән артыгы прививканың икенче дозасын алган. Кабат вакцина ясаткан кешеләр саны – 3 меңләп.

Коронавируска каршы гына түгел, грипптан саклану өчен дә прививка ясату турында уйлана башларга вакыт. Аны Казанның сәүдә үзәкләре һәм мәдәният йортларында да ясатырга мөмкин. «Мега», «Южный», «Парк Хаус», «Леруа Мерлен» кебек сәүдә үзәкләре, Пушкин урамында урнашкан банк бинасы, «Сәйдәш», «Московский», Ленин исемендәге, Тимерьюлчылар исемендәге концерт залларында коронавирустан да, гриппка каршы да прививка ясыйлар.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, коронавирус белән авырып алган кешеләр сезонлы авыруларга каршы аеруча зәгыйфь була. Шуңа да башта коронавируска каршы  вакцина ясатырга, бер ай узгач исә, гриппка каршы прививка кадатырга кирәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 


Фикер өстәү