Ленинградны саклаучыларга 50шәр мең сум акча биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән кешеләргә бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акча түләү турындагы Указга кул куйган. Чыгымнарны Хөкүмәт күтәрәчәк. Акча Ладога күлендә «Тормыш юлы» ачылуга 80 ел тулуга багышлап бирелә.

Президент Хөкүмәттән һәм федераль ведомстволардан, кешеләр акчаны үз вакытында, ыгы-зыгысыз һәм артык кәгазьләрсез генә алсын өчен, түләүне рәсмиләштерүгә җитди игътибар бирергә кушкан. Акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буенда даими яшәүче «блокадник»ларга бирү күздә тотыла.


Фикер өстәү