Без Җирдә артыкмы?

Галимнәр авызыннан беренче тапкыр «глобаль җылыну» дигән сүз чыгуга 40 ел тулды. Ул күренеш чыннан да бармы? Булса, ахыры ни белән тәмамланачак? Кешелек җәмгыяте үзе, үз җае, комфорт-уңайлыклар, куллану, матди байлыклар туплау турында гына уйлап, Җирдә корткычлыкка тиң гамәлләр белән шөгыльләнмиме?

Күренеш бар гына түгел, елдан-ел үзен ныграк сиздерә. Глобаль бәла хакында тәүге сүз 1981 елда ук яңгыраса, аннан соңгы вакыт аралыгында белгечләр, исемнәре билгеле климатологлар «кызышу» җәһәтеннән күп тапкыр төрледән-төрле белдерүләр ясады, мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Иң соңгыларыннан берсе  2019 елда дөньяның 153 иленнән 10 меңнән артык галимнең дәүләт җитәкчеләренә адресланган, глобаль җылынуга каршы планета масштабында кичектергесез эшләр башкарырга чакырган белдерүе булды. Анда, якын арада климат үзгәрүгә каршы ашыгыч чаралар күрелмәсә, бөтен кешелекне олы күңелсезлекләр, хәтта гарасат көтү искәртелде.

Соңгы аралардагы чаң кагуларга БМО Генераль секретаре Антониу Гутерришның 2020 ел хакында: «Метеорологик күзәтүләр алып барыла башлаганнан бирле иң кызу гына түгел, табигый бәла-казалар, экстремаль һава торышы буенча да рекордлы ел, алга таба мондый тенденция көчәя барачак», – дигән сүзләрен дә кертү кирәк. Генсек углекислый газ концентрациясенең 148 процентка җитүен билгеләп: «Без барыбыз да упкын кырыенда», –  дип белдергән, дәүләт лидерларын, дөнья җәмәгатьчелеген мәсьәләгә үтә дә җитди карага чакырган иде… Әмма ки, дөньяда сәяси һава торышын билгеләүче затлар гадәти һава торышына, аның үзгәрүенә шушы көнгә кадәр шактый битараф кала. Гражданнарны әйткән дә юк…

Урамнардагы автомобиль ташкынына хәзер ялгыш та исебез китми. Аның чамасыз күләмдә кислород ашап, атмосфераны углекислота белән агулауда тиңдәшсез роль уйнавын белгән хәлдә дә. Шул агымга игътибар белән, җентекләбрәк караганда тагын ике нәрсә күзгә ташлана. Беренчесе – зур шәһәрләрдә генә түгел, уртакул кала урамнары буйлап агылган «тимер ташкын»ның да 80–90 проценты – шәхси җиңел машиналар. Җәмәгать транспортында йөрү хәзер бәндәдәге бер кимчелек итеп кабул ителә башлады кебек. Икенчедән, агымдагы һәр ике машинаның берсендә аның хуҗасыннан башка кеше юк. Ягъни А пунктыннан Б пунктына берүзен илтеп җиткерү өчен хуҗа 80–100–120 ат көчле техниканы иярләгән дә, газга баса-баса, алга чаба.

Хәл хәзерге көн өчен гадәти күренеш саналса да, шундый сорау куясы килә: артыгын кылану түгелме бу? Әлбәттә, кылану, чамасызлык. Хикмәт капот астындагы атлар санына гына да кайтып калмыйдыр. Сиңа хезмәт итүче техника әйләнә-тирәгә, табигатькә, климатка зыянсыз икән, ник шунда берьюлы мең ат җикмисең. Тик эш бит бик «важный» кыяфәттә баранка әйләндереп, Ходайның һәр бирмеш көнендә һәрберебезнең атмосфераны пычратуга, парник эффектын көчәйтүгә үзеннән өлеш кертеп торуында, ваемсызлык, сансызлыкта. Проблема автомобильгә генә кайтып калмаса да.

Әйе, глобаль җылыну, ул китергән һәм бигрәк тә китерәчәк бәла-казаларның башы файдалы казылмалар дип аталган углеводородларны – беренче чиратта нефть һәм аннан куылган продуктлар – бензин һәм дизель ягулыгын чамасыз күләмдә ягу аркасында. Ләкин галимнәр чаң кага дип, автомобиль дип аталган уңайлыктан баш тартыргамы? Юк инде, тәүлегенә 24 сәгать буе рульдән төшмә, сине беркем дә тыймый. Канун да юк, аңлылык та сизелми. Һәркем тирә-якны пычратудагы үз өлешен исәпкә алмаслык дәрәҗәдә кечкенә дип уйлый. Җир буйлап чабучы 500 миллион машина хуҗасының һәммәсе дә. Ул арада планета җылына, андагы табигый бәла-казалар саны арта тора. 2010 елгы аномаль корылыкны, быелгы температура рекордларын йөз яшьлек бабайлар да хәтерләми.

Җирнең җылынуы, температура күтәрелү – ул бит аның авырып китүе дигән сүз. Без тән температурасы 1–2 градуска гына күтәрелсә дә, табибка чабабыз, даруханәдән дару ташыйбыз. Терелү өчен барысын да эшлибез. Ә Җир чирләгәндә, климат үзгәргәндә нишлибез? Без аны күрмибез, күрмәмешкә салышабыз. Миннән берни дә тормый, дип бүген белән яшибез.

Шунысы гаҗәп: углеводород ягуны кискен киметү, альтернатив ягулык төрләренә күчү зарурлыгы хакында  күп сөйләнелә. Тик эш эшләнелми. Инде 10–15 ел элек үк без барыбыз да электромобильләргә күчеп утырырга тиеш идек. Ник күчмәдек? Сәбәпләре берничә. Беренчедән, кеше зиһенендәге гомуми инертлык, ваемсызлык, иртәгә өчен ишәк кайгырсын, дип яшәү. Икенчедән, углеводородларны күпләп куллану, ягуны туктатуга нефть магнатлары, нефть лоббие кискен каршы. Шул ук электромобильләрне камилләштерү, аларны күпләп җитештерә башлауны алар шушы көнгә чаклы тыеп килә, дип әйтү ялган сүз булмас. Ничек тыямы? Төрлечә. Электромобильләргә кагылышлы фәнни-тикшеренү эшләренә, проектларга даими аяк чалып тору юлы белән дә. Аларга моның әллә ни кыенлыгы юк. Нефть корпорацияләре, нефть эшкәртүчеләр, бензин һәм дизель ягулыгы сатучылар белән берлектә бар илләрдә дә акчалы, хакимият органнарына, алар аша фәнгә һәм җитештерүгә йогынтылы. Илләр дәррәү экологик чиста транспортка күчә башлый икән, аларның да, алар чыгарган нефтьнең дә, эшкәртүчеләрнең дә кирәге калмаячак. Бизнесның – үз законнары, үз әхлагы. Дөресрәге, әхлакның һәр очракта да җитенкерәмәве…

Глобаль куркыныч алдында ил, дәүләт, хакимиятләргә, үзара гаепләшеп яшәгәнче, берләшү, бердәм эш йөртү, һәркем үтәргә тиешле экологик кануннар кабул итеп, тормышны шулар буенча кору зарурдыр. Углеводородлы ягулык куллануны чикләүдән тыш яңа, альтернатив энергия чыганаклары табу, пленетадагы урманнар мәйданын торгызу, халык саны артуны контрольгә алу кирәктер. Шушы кичектергесез эшләр җайга салынганда гына кешелек үзенә хафасыз киләчәкне гарантияли ала.

Җир ул – тере организм! Без – аның өслегендә яшәүче үзебезгә гашыйк, микроблар димим, космик масштаб белән исәпләгәндә бик кечкенә, тик зарарлы җан ияләре үзебезне планета хуҗасы итеп иртәрәк тоя башладык түгелме? Ни кылансак та ярый, янәсе. Юк, алай түгел! Һәр тере организм үзен чирләткән патологиядән, аның сәбәпчесеннән котылырга тырыша һәм иртәме-соңмы котыла. Вакытында акылга килмәсәк, Җирдә без артык булачакбыз!

Наил Шәрифуллин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү