Уку түгел, йокы кайгысы: мәктәпләрдә икенче сменадан котылу мөмкинме?

Бүген республикада 50 меңнән артык укучыга икенче сменада белем алырга туры килә. Алар арасында башлангыч сыйныф укучылары да бар. Яңа мәктәпләр төзелеп тора анысы. Төштән соң укудан котылып булырмы? «ВТ» хәбәрчесе мәктәптән соңрак кайтучы балаларның укуга карашын, әти-әниләрнең фикерләрен, республика буенча вазгыятьне белеште.

Балалар арта, мәктәпләр җитми

Россия мәктәпләрендә икенче сменаны 2025 елда бетерү планлаштырылган иде. Тик укучылар күплеге әлеге мәсьәләне тиз генә хәл итәргә ирек бирмәскә охшаган. Республикада соңгы вакытта ел саен 10лап яңа мәктәп ачылса да, уку йотларына кытлык һаман да кимеми. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, икенче сменада укучылар барыннан да бигрәк Казан (24244), Чаллы (8609) шәһәрләрендә, Яшел Үзән (3261), Чистай (2115) районнарында күп. Шулай ук Әлмәттә – 1974, Түбән Камада – 1655, Биектауда – 1383, Алабугада – 1240, Бөгелмәдә – 1097, Арчада 1075 бала укырга көннең икенче яртысында барырга мәҗбүр.

Ә менә Аксубай, Югары Ослан районнарында  мондый проблема бөтенләй юк.

Яңа уку елында Казанда «Арт Сити» бистәсендә «Унбер» лицее һәм «Салават күпере» микрорайонында «Бионика» мәктәбе ачылды. Тик бу уку йортлары гына җитми. Башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтүенчә, укучылар саны арту әлегә икенче сменадан баш тартырга мөмкинлек бирми. Хәзерге вакытта башкалада 79 мәктәптә уку ике сменада оештырылган. Бу – балаларның 17 проценттан артыгы дигән сүз. Проблема бигрәк тә халык күп яши торган бистәләрдә катлаулы.

Шәһәрдә генә түгел, авылларда да андый проблема бар. Әйтик, быел Тукай районының Малая Шильна һәм Новотроицк мәктәпләрендә уку ике сменада оештырылган. Анда бу тәртиптә 132 бала укый. Заманында бу мәктәпләр авыл җирендәге балалар санын күздә тотып, артык зур итмичә генә төзелгән булган. Шәһәргә якын урнашканга, бу авыллар зураеп, мәктәптә урын җитми башлаган.

– Шәһәр безнең якка таба үсә. Авыл белән шәһәр арасында чик тә калмаган кебек. Күпбалалы гаиләләргә бездән җир бирделәр. Шуңа күрә 4 сыйныфтагы 54 бала икенче сменада укырга мәҗбүр. Хәзер авылга яңа мәктәп кирәк, – диделәр Малая Шильна мәктәбендә.

Их, икенче смена…

Өйдә утырган әти-әниләрнең күңеле берникадәр тыныч булса да, эштән соң кайтучылар өчен бу – үзе бер баш авыртуы. Әби-бабайлары булганнар бу яктан бәхетле анысы. Әмма  һәркемдә андый ярдәмчеләр юк бит. Шуның аркасында кайберәүләр хәтта баласын мәктәптән каршы алып, өйгә кайтарып кую өчен чит кеше яллый.

– Икенче сменадан бер генә әти-әни дә канәгать түгел. Узган ел мәктәп директорына да хат язып карадык, тик ул, бу котылгысыз, дип аңлатты. Башлангыч сыйныфта укучы балаларыбыз ике ел рәттән төштән соң белем ала. Узган ел бишенче дәрес кичке сәгать җиденче яртыда бетсә, быел 20 минутка иртәрәк төгәлләнә. Бала өйгә 7 тулганда арып кайта. Шуңа күрә дәресләрне икенче көнгә төшкә кадәр хәзерлибез. Белмим, кичкә кадәр эшләүче әти-әниләр моңа ничек түзәдер? Аларга бит әле дәрес хәзерләтәсе бар. Кышкы салкыннарда тагын да кыенрак. Төшкә кадәр укучылар кайчак салкын дип мәктәпкә бармый. Безнекеләргә исә суык булса да укыйсы. Төштән соң һава торышы үзгәрә бит. Менә монысы да кайчак күңелне кытыклап куя. Әмма зарланып ни файда – башка мәктәп юк. Шуңа күрә ияләштек инде, – ди «Салават күпере» микрорайонында яшәүче Айгөл Шәрипова.

Казанда яшәүче Галия Хәбибрахманова да икенче сменаның кыенлыкларын яхшы белә.

– Кызым Мәдинә быел 1 нче сыйныфка барды. Ул – беренче, 7 сыйныфта укучы улым Рәсүл икенче сменада укый. Бер смена гына булса, укырга бергәләп йөрерләр иде. Соң кайтылгач, өй эшләре эшләү дә соңара. Әти-әниләргә, эштән кайткач, өйдәгесен дә карарга кирәк. Бала арып-талып кайткач, өй эше хәзерләүнең сыйфаты да кими. Монысы – бер мәшәкать. Икенчесе – караңгыда кайту. Мәктәп тукталыштан ерак. Улыбызның укудан исән-сау кайтуы өчен борчылып торабыз. Өченчесе – түгәрәкләр мәсьәләсе. Рәсүл футбол түгәрәгенә йөри, ул кичке сәгать 7дә генә башлана. Укудан кайтып җитешә алмагач, тренировкаларны күп очракта калдырырга туры килә. Спорт түгәрәкләрен икенче смена белән көйли алмауны да бер җитешсезлек дип саныйм. Түгәрәккә дә барасы килә, укуны да калдырырга ярамый, – ди Галия.

Казандагы 62 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында укучы Әминә эш кешесеннән бер дә ким түгел. Әти-әниләре аны мәктәпкә сәгать иртәнге 8гә илтә. Төшкә кадәр ул озайтылган көн төркемендә, ягъни продленкада була, аннан соң дәресләре башлана. Өенә кич кенә кайта. Аннары иртәгә буласы дәресләргә әзерләнәсе бар.

– Башлангыч сыйныфта укучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә икенче смена бик авыр. Беренчедән, бала арып кайта. Икенчедән, өй эше үзәккә үтә. Икенче сменасы да, өй эше дә кирәкми дип саныйм. Өй эше аркасында әти-әниләр бер-берсе белән ызгышып бетә, – ди өч бала атасы Альберт.

Баламны ал әле, туганым!

Минзәлә районының мәгариф идарәсе башлыгы Леонид Петраев белдергәнчә, районда 500дән артык укучыга икенче сменада укый. «Район үзәгендә бер яңа мәктәп төзелсә, яхшы булыр иде», – ди ул.

Минзәлә укытучысы Гөлфинә Хамаева әйтүенчә, бала беренче сменада да, икенчесендә дә укырга өйрәнә, әмма әти-әниләргә авыр. Күбесе эшкә сәгать 8гә йөри.

– Туганымның баласы ике ел рәттән икенче сменада укыды. Әнисе эшкә киткәндә, безгә илтеп куя иде. Мәктәп киемен салып, вакыт җиткәнне көтә. Бераз дәресен караштыра да көне буе телефонда утыра. Әти-әнисе күрми бит. Юлда этләр дә очрый, без җәяү йөрибез. Әнисе сәгать 7–8гә кадәр эшләгәч, бала караңгыда гына кайта. Шуннан безгә, туганнарга, барып алып кайта алмыйсызмы, дип шалтырата башлыйлар. Бала арып кайткач, укуда гаме калмый. Өй эше бик күп бирелә. Әти-әни булышканда, бала йоклап китә. Икенче смена гаилә өчен бик авыр. Бала әти-әнисен күрмәгәч, кулдан ычкына. Бу баланың шулай йөрүенә эчем поша иде. Үземнекеләр беренче сменада гына укыды. Укытучыга да җиңел түгел. Эштән соң төне буе утырырга кирәк. Бала мәктәпкә арып-талып бара, дәрестә йокымсырап утыра. Безнең мәктәптә 2–3 нче сыйныф укучылары икенче сменада укый, – ди Гөлфинә Хамаева.

Камәрия Хәмидуллина, халык укытучысы, Казандагы 2 нче гимназиянең элеккеге директоры:

– Икенче сменаны хупламыйм. Бездә алай уку булмады. Бала өчен кулай әйбер түгел. Кешенең биологик яшәү тәртибе бар. Организм күп нәрсәне иртәнге якта башкаруга көйләгән. Кичке якка күчерү нәтиҗәлелекне киметә дип уйлыйм. Мөмкин булганда, баланы икедән беренче сменага күчерергә кирәк.

Ирина Волынец, Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:

– Минем үземнең балалар да шулай укый. Соң китәләр, соң кайталар. Түгәрәкләргә йөртү авыр, тренерларга да балаларга җайлашырга туры килә. Өй эшен йә иртән, йә кич эшлибез. Балаларның режимы бозыла. Без ни өчен икенче сменада укуны аңлыйбыз. Балалар туа, мәктәпләр җитми. Бер яктан, Татарстанда демография мәсьәләсенең яхшы булуы күңелле. Бездә яшәү дәрәҗәсе югарырак, мөмкинлекләр күбрәк. Шуңа күрә төрле төбәкләрдән яшәргә киләләр. Икенчедән, төштән соң уку мәсьәләсе туа. Бу проблеманы яңа мәктәпләр төзеп кенә хәл итеп була. Республикада мондый программа тормышка ашырыла. Бөтен Россиядә шундый хәл, хәтта өченче сменада укучылар да бар. Республикада әлегә андый нәрсә юк. Безгә бер төбәктә уку алты сменада оештырылуы турында сөйләгәннәр иде. Мин моны күз алдына да китерә алмыйм.

Психолог киңәше: Ничек яраклашырга?

Надежда Ванюхина, психолог:

– Икенче смена баланың психикасына, сәламәтлеге, тәртибенә бик начар тәэсир итә. Шуңа күрә икенче смена булмаса, яхшырак инде. Әти-әниләр борчыла, укытучылар да баладагы үзгәрешләрне күреп тора. Физиолог, психологлар да болай укуга каршы. Ул организмның биоритмнарын боза. Без «төнге кош»лар түгел, кешегә кояш, яктылык нурлары кирәк. Организм иртән торып, төшкә кадәр актив булырга күнеккән. Аннан активлык кими башлый. Икенче смена шул ритмнарны боза. Бала төшкә кадәр йоклый, аннан укырга китә. Нәтиҗәдә өй эшләрен йә бөтенләй эшләми башлыйлар, йә эленке-салынкы йөриләр. Икенче сменада укучыларга көн тәртибен төгәл билгеләргә кирәк. Билгеле вакытта ятарга һәм торырга. Берничә атнадан организм моңа ияләшә. Дәресләр эшләр өчен вакытны бүлегез. Әгәр өй эше бирелмәсә, бу вакытны китап укып, интеллектуаль тапшыру, видеолар карап үткәрегез. Баш мие бу вакытта ял итәсе түгел, дәрес әзерлисе икәнлеген белеп торачак. Ял итәргә вакыт калдыру да кирәк. Моны үзең теләгәнчә уздыра аласың. Әти-әниләр төрле сюрпризлар уйлап табарга мөмкин. Шулай ук вакытның бер өлешен балалар белән бергәләп уздырып та була.

Сәрия Мифтахов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 


Фикер өстәү