Артём Прокофьев: Сайлауда эшләүче күзәтүчеләребез җитди кагыйдә бозу очракларын теркәмәде

Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда КПРФ партиясеннән 3 мең күзәтүче эшли.

КПРФ партиясе әгъзасы Артём Прокофьев сайлау азагына кадәр аларның саны 5 меңгә кадәр җитәр дип өметләнә. Бу хакта ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Партиянең быелгы сайлауга әзерлеген бик яхшы дип бәяли ул. Агитация эше дә актив алып барылган. Газета, буклет кебек басма агитация материаллары эшләнгән. Аларны, сайлаучылар белән якыннанрак аралашу өчен, махсус кулдан-кулга таратканнар. Халыкның керемнәрен арттыру, илдәге бәяләрне йөгәнләү, пенсия реформасын бетерүне – партия куйган максатлар арасында иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саный алар.

“Быелгы сайлауларның электрон рәвештә, почта аша, йә булмаса, ниндидер башка яраклаштырылган урыннарда узмавы да – бик зур өстенлек”, — дип саный Прокофьев. Сайлауның беренче көнендә тавыш бирүчеләрнең күп булуын да бик яхшы күрсәткеч дип атый ул. КПРФ әгъзасы быелгы сайлауда тавыш бирүчеләр 2016 елдагы кебек үк 80 процент чамасы булыр дип фаразлый. “Тавыш бирүчеләрнеңкүбесе сайлауның соңгы көнендә – 19 сентябрьдә килер дип уйлыйбыз”, — диде Артём Прокофьев.

 


Фикер өстәү