Татьяна Ларионова: Үзем тавыш биргән кешеләрнең сынатмасын беләм

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамында урнашкан 319 сайлау участогында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Татьяна Ларионова тавыш бирде. Ул нәкъ менә бүген, шимбә көнне сайлауга баруны гаилә традицияләрен саклыйсым килү дип аңлатты.

– Сайлаулар миңа балачакны искә төшерә. Әтием һәм әнием белән җитәкләшеп, үзем укыган Әмәт бистәсендәге мәктәпкә сайлауга баруыбыз исемдә саклана. Ул көн бездә зур гаилә бәйрәменә әйләнә иде. Без бер сайлауны да калдырмадык, – ди ул. – Хәзер еш кына ул чакта азык-төлек дефицит иде, шуңа кеше күп йөрде дип әйткән булалар. Бу – дөрес сүз түгел. Без кәнфит өчен генә дип сайлауга йөрмәдек.
Журналистлар исә бүген аның кемнәр өчен тавыш биргәнлеге турында да сорашты.

– Кемнәр белән эшлим, кемнәрне беләм һәм кемнәргә ышанам — шулар өчен тавыш бирдем. Мин аларның сынатмасларын беләм, – диде ул.


Фикер өстәү