Татарстанда 94 яшьлек ветеран сайлау участогына барып тавыш биргән

Минзәлә шәһәре гимназиясе бинасында урнашкан 1978нче номерлы сайлау участогында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов тавыш бирде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

94 яшьлек ветеран бүген дә барасы килгән җиренә бара, аек фикер йөртә, киләчәк өчен борчыла. Сугыш ачысын күргән Михаил Тихонов илебез киләчәгенә битараф булмавын әйткән.

Михаил Тихонов 1927 елның 2 маенда Минзәлә районының Кадрәк авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. 12 яшеннән колхоз басуында һәм фермада эшли. Саратов өлкәсенең кече командирларның уку-пулемет ротасының 357 нче запас полкында хезмәт итә. Ике айдан Михаил Яковлевич үз теләге белән Мәскәү өлкәсенең хәрби десент гаскәрләренә хезмәт итәргә китә.

Сугыштан соң Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1950 елда Кореяда сугыш башлана һәм ул чик сакларга озатыла.  Аңа өенә бары тик 1951 елның 9 маенда гына кайтырга насыйп була. Хезмәт иткәннән соң Тихонов Ижау шәһәре радиоузелына моторчы булып эшкә урнаша.

Өйләнә һәм гаиләсе белән Бөгелмәгә күченәләр. 1965 елда гаилә Минзәлә районына кайта. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Михаил Тихоновның алты оныгы һәм ун оныкчыгы бар.


Фикер өстәү