Эдуард Шәрәфиев: “Участокка килүчеләр саны югары булу – тавыш бирүчеләрнең сайлауга булган ышанычын күрсәтә”.

Участокка килеп тавыш бирүчеләрнең сайлауның беренче көнендә үк 32,1 процент тәшкил итүе – халыкның сайлауга булган ышанычын күрсәтә. Сайлауның соңгы көнендә тавыш бирүчеләр тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ЛДПР партиясе әгъзасы Эдуард Шәрәфиев Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Эдуард Шәрәфиев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта сайлау участокларында ЛДПР партиясеннән 2 меңнән артык күзәтүче эшли. Алар сайлау барышын күзәткәндә бер генә кагыйдә бозу очрагын да теркәмәгән. Андый очракларга тап булган кеше партиянең “кайнар элемтә” номерына да шалтырата ала.

“Бүген сайлау участокларының 98 процентында тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү камералары эшли. Бер яктан алар сайлауның гадел узачагына ышанычны арттыра. Шул ук вакытта ул камерага теркәгән мәгълүматны чикле сандагы кешеләрнең карый алуы кыенлык тудыра. Киләчәктә бу мәсьәләгә дә игътибар бирелер дип уйлыйм”, — диде ул.


Фикер өстәү